17 апреля 2017
20 апрель көнне татарларның XX гасыр башында көнкүреше турында "Хәлбуки" лекторие үтә

Пәнҗешәмбе көнне, 20 апрель, 18.00 сәгатьтә КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында чираттагы «Хәлбуки» лекторие узачак. 

Бу очрашуда «XX гасыр башы татар көнкүренеше» темасы белән тарихчы, КФУ татар тарихы, археология һәм этнография кафедрасы ассистенты Илдар Шәфыйков чыгыш ясаячак.

Үткән гасырның беренче чирегендә татарларның тормыш рәвеше нинди булган, татар милли йолаларын ничек үтәгән һәм динне ничек тоткан, бу чорда милләтәшләребез нинди дәрәҗәдә тормыш иткәннәр ─ лекторийга килүчеләр әлеге һәм башка сорауларга җавап таба алачак.

Лекция киң тамашачыга тәкъдим ителә. «Гыйлем» берләшмәсе чарага фән белән кызыксынучы барлык тыңлаучыларны чакыра.

Планируемая дата события: 20.04.2017