17 апреля 2017
"Безнең фикер"

14 апрель көнне IT лицей  укучылары Сәләт уздырган "Безнең фикер" татар телендәге дебатлар лигасында катнашып кайттылар. Аларның көндәшләре -  "Сәләт-Яшел Үзән" клубы активистлары.  Дебатларда беренче һәм икенче хөкүмәт, беренче һәм икенче оппозиция бар. Һәр төркемдә икешәр кеше катнаша. Билгеле бер тема бирелеп, төркемнәр үз фикерләрен татар телендә әйтергә, дәлилләргә тиешләр.  "Бу палата бүгенге көндә барлык юнәлешләрнең эшчәнлеге өчен дә программалаштыру осталыгы кирәк дип саный" дигән темага дебат оештырдылар. Беренче хөкүмәт белән беренче оппозиция үз карашларын, фикерләрен белдерсәләр, икенче хөкүмәт икенче оппозиция белән сүз керәштерделәр. Төркемнәрнең җавапларын карарга, бәяләргә һәм җиңүчеләрне билгеләргә дебатка SanakLab академиясе кысаларындагы IT лаборатория җитәкчесе Марсель Сидиков чакырылган иде. Дебат бик кызыклы, җанлы узды. Һәр катнашучының фикерләре, дәлилләре, сөйләм алып барулары үзенчәлекле булды. Марсель Сидиков исә егетләргә берникадәр мәгълүмат биреп, хаталарын аңлатып киңәшләр бирде һәм җиңүчеләргә теләкләрен белдерде. Чыннан да, әлеге дебатлар укучыларның аралаша белү, тәнкыйди һәм аналитик фикерләү сәләтен үстерә, иҗтимагый тормышта актив катнашучы һәм кеше алдында чыгыш ясарга оялмаучы шәхес тәрбияли , татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыра. Җиңгән егетләребез, Валиахметов Булат һәм Камалиев Камилга, алдагы уеннарда уңышлар теләп калабыз.

Источник информации: Пресс-центр IT-лицея КФУ
Материал из раздела: Главная \ Образование \ IT-лицей КФУ