08 февраля 2013
Серле көннең серле кунагы

6 нчы февраль көне чынлап торып серле көн иде булса кирәк. Иртән аяз торган күк йөзендә болытлар пәйда булды да, буранлап, карлар бии башлады. Күп тә үтми, кояш чыгып, шул карларны эретеп, суга әйләндерде дә куйды. Ул көнне безнең институт бинасына да шул кояш кебек, күңелләрне җылытып, серле кунак керде. Дөресрәге, аны очрашуга филология фәннәре докторы, без - студентларның иң яраткан мөгаллимәсе Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗева алып керде. Сезне дә кунак белән таныштырыйм инде. Ул – Төркиядән килгән кунак, үзе тарихчы, үзе телче, үзе мөгаллим Ихсан бәй Демирбаш.

Аның белән очрашуыбыз тугандаш халыклар әдәбияты дәресе кысаларында үтте. Бай, кызыклы төрек әдәбияты белән кызыксынуыбыз бу очрашуның җылы атмосферада үтүенә китергәндер дип уйлыйм. Тугандаш төрек халык авыз иҗаты, әдәбияты, аның күренекле шәхесләре турында чын белгеч буларак кына түгел, ә тарихчы буларак та җентекле анализ, бәя бирде кунагыбыз. Аерым алганда, Җәлалетдин Руми, Юныс Әмрә кебек танылган шәхесләр турында шактый киң, саллы мәгълүматлар алдык бу җылы очрашудан.

Студентларның кызыксынулары шулкадәр көчле булды ки, алар Ихсан Демирбашка шәхси пландагы сораулар да яудырдылар гына: ни өчен эш өчен Казанны сайлавы, бирегә килгәч, иң авыры нәрсә булу, ике илдәге уку-укыту системалары арасындагы аермаларның булу-булмавы, туган иленә кайту ниятенең никадәр көчле икәнлеге, киләчәккә планнары нинди булу һ.б., һ.б. Сорауларга  һәр студент татарча, тулы, матур җаваплар алды. Үз чиратыбызда, төрек телен белгән сирәк студентларыбыз да кунакның туган телендә әңгәмә оештырдылар, бу да кунагыбызга хөрмәт, ихтирам билгесе булып уелып калды.

Төрек теле белән кызыксынган студентлар өчен мөмкинлекләр турында да сүз алып барылды, без - татарларны тугандаш халык булган төрек әдәбиятын уку буенча хезмәтләрнең, әдәбиятларның тәрҗемәләре аз булу мәсьәләсе дә борчый, ул да күтәрелде.

Очрашуыбызның соңында исә студентлар кунагыбызга татар халкының милли ризыгы – чәк-чәк бүләк итте, һәм кичәнең иң матур моменты буларак, бергә җыелып фотога төшү калды.

Мондый файдалы, кирәкле очрашуны оештырганы өчен, бу очрашулар белән безне еш сөендереп торган Ләйлә Ихсан кызына чиксез рәхмәтебезне дә җиткерәбез.

Безне зурлап, бүлмәбезгә кояш кебек кергән кунагыбыз – Ихсан бәйгә дә тирән ихтирамыбызны белдерәбез!!! Күпләрнең бу очрашудан соң Төркиягә барып кайту теләге дә уянды. Серле кунагыбызның сөйләме тәэсирле булу аларда бу теләкне уята алгандыр дип әйтәсе килә.

Серле көннең генә түгел, безнең өчен серле ил – Төрек иленең дә серле кунагы икән әле ул Ихсан Демирбаш.