20 марта 2017
Марсель Җаббаров - сизгер психолог һәм оста педагог - Рәдиф Җамалетдинов

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаров - 70 яшьлеген, "Мизгел" театры 20 еллыгын бәйрәм итте.

Кичә, 17 мартта, Казан дәүләт федераль университетында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаровка 70 яшь тулуга багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Университет каршында эшли торган «Мизгел»  яшьләр театры да  20 еллык юбилеен бәйрәм итте.

Юбиляр артистны котларга Марсель аганың дуслары, туганнары, аның белән төрле елларда сәхнә тоткан иҗатташлары, студентлар, яшь артистлар да килгән иде.

Бәйрәм кичәсенең тантаналы өлешендә Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф  Җамалетдинов котлау сүзе белән чыкты

 «Университетыбызда «Мизгел» яшьләр театры булу - коллектив өчен зур отыш һәм бәхет дисәк тә ялгышмабыз. Әлеге театр белән нәкъ менә Марсель Җаббаров җитәкчелек итүе - икеләтә куаныч. Ул театрны оештырды, хәзер аның җитәкчесе һәм алыштыргысыз режиссеры.

Мин әле хәтерлим: Марсель Бакирович 1996 елда элеккеге педагогика университетының татар филологиясе факультетына килде. Тора-бара ул безнең коллектив әгъзасына әйләнде, иң якын хезмәттәшебез булып китте. «Мизгел» яшьләр театры туган телебезне саклау һәм үстерүдә, яшь буынга (аеруча булачак укытучыларга) эстетик тәрбия бирүдә, яшь тамашачыларның рухи дөньясын баетуда, татар театр сәнгатенә мәхәббәт хисе тәрбияләүдә гаять зур әһәмияткә ия. Чыннан да, коллектив, заман сулышын тоеп, берсеннән-берсе матур әсәрләр сайлап, үрнәк булырдай көчле образлар тудыра, аларның чыгышын ел саен көтеп алалар. Югарыда күрсәтелгән уңышлар, һичшиксез, театрның җитәкчесе – Марсель Җаббаров исеме белән бәйле. Күренекле артист, режиссер, тәрҗемәче, драматург Марсель Бакирович үзенең әле сизгер психолог һәм оста педагог булуын да раслады» - диде Рәдиф Җамалетдинов.

Марсель Җаббаров 40 елга якын гомерен Татар дәүләт драма һәм комедия театрына биргән шәхес.  Ул - күчмә театрны биналы итү өчен дә күп көч куйган олпат артист. Университетта булып узган иҗат кичәсенә К. Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов та килгән иде.

«Заманында  Рүзәл ага Юсупов (ул минем якташым да, икебез дә - Әтнә районыннан): «Марсель, әйдә , безнең уку йортында укучылар, мөгаллимнәр көче белән бер спектакль өйрәнеп куйыйк әле. Булачак укытучылар өчен бик кирәкле күнекмә бит бу», - дип мөрәҗәгать иткән иде. Минем театрда эшләгән чорым, вакыт ягы да кысанрак. Шулай да тәвәкәлләп карарга булдым. Төркем тупларга тотындым. Анда керергә телүчеләрне күрсәгез! Барысы да сәхнәгә тартыла, театр уйныйбыз. дип, күзләре янып тора. Хәтта укытучылар да спектакльләрдә катнашырга теләк белдерде. Студентларның шундый омтылышы, кызыксынулары, теләкләре мине әлеге эшкә алып кереп китте дә инде. Әсәр сайлап, репетицияләрне башладык һәм 1997 елның май аенда Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» дигән спектаклен куйдык. Спектакль зур уңыш белән барды, һәм аны тамашачы да яратып кабул итте. Нәкъ беренче спектакль уйнаган көнне педагогика институтының театры туган көн дип игълан итте ул вакытта ректор», - дип искә ала Марсель ага «Мизгел» яшьләр тетры оештырган чорны.

Бәйрәм кичәсе «Мизгел» театры репертуарындагы төрле елларда сәхнәләштерелгән спектакльләрдәге күренешләр белән үрелеп барды.

«Без Марсель белән 20 ел бергә эшләп алдык, - ди Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин. - Бик дустанә яшәдек, спектакльләрдә бергә уйнадык. Мин күбрәк тискәре образларны башкарсам, аның образлары уңай була иде... Талантлы, артык тырыш актер, таләпчән булды. Спектакльгә җанын биреп әзерләнә, ярты сәгать алдан сәхнә кырыена килеп баса, шул минутларда үзе генә калып, нидер уйлана торган иде. Хисле кеше, образдан тиз генә чыга алмый... «Мизгел» театрында да яшьләр белән тырышып хезмәт куя. Андыйлар хәзер арабызда сирәк шул».

Источник информации: http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/18/136923/