07 марта 2017
"Ана теле" IX Бөтенроссия педагогик осталык конкурсы

1-4 нче март көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университеты Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г. Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе студентлары катнашында “Ана теле” дип исемләнгән IX Бөтенроссия педагогик осталык конкурсы узды. Әлеге бәйге елдан-ел зур традиция төсен ала бара. Быел ул Башкортостан Республикасының башкаласында Г. Ибраһимовның тууына 130 ел һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының 50-еллык юбилеена багышланып үткәрелде.

Бәйгедә катнашкан студентларыбыз бер дә сынатмады, һәрвакыттагыча югары нәтиҗәләргә ирештеләр: 5 нче курс студентлары Миннегалиева Айгөл (җитәкчесе: татар теле белеме кафедрасы доценты Айдарова С.Х.) – I урын, Талипова Гөлназ (җитәкчесе: татар әдәбияты кафедрасы доценты Мотыйгуллина Ә.Р.) – II урын, Усманова Эльвина (җитәкчесе: татар теле белеме кафедрасы доценты Шәкүрова М.М.) – III урынны яулап алып кайттылар. Кызлар үзләрен иҗади яктан гына түгел, ә заман белән бергә атлап баруларын да уңышлы итеп күрсәттеләр: татар теле, әдәбияты фәненнән бүгенге стандартларга туры килгән дәресләр үткәрделәр. Уку-укыту эшләре белгече Нурова Лилия Альбертовна конкурсантларыбызга бәйге дәвамында ярдәм күрсәтте, аларга терәк булды.

Студентларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә һөнәри һәм иҗади уңышлар теләп калабыз!

Источник информации: Алия Массарова, 3 курс студенты