06 марта 2017
"Казан университеты профессоры Вахит Хөҗҗәт улы Хаковның фәнни-педагогик мирасы" конференциясе

2017 елның 2 март көнендә ТР Буа муниципаль районы Черки Килдураз урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Казан университеты профессоры Вахит Хөҗҗәт улы Хаковның фәнни-педагогик мирасы» дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

Әлеге конференцияне оештыручыларның берсе Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара институты Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы булды. Конференция эшендә Буа, Апас, Тәтеш, Кайбыч, Чүпрәле һ.б. район укучылары һәм укытучылары катнашты.

Пленар утырышны Буа муниципаль районы Черки Килдураз урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ибләминова Әлфия Сәфәргали кызы ачып җибәрде. «Вахит Хаков исемен һәм аның фәнни-педагогик мирасын яшь буын укучыларга тапшыру − безнең олы бурычыбыз,  − диде ул. − Без зур дәрәҗәләргә ирешкән якташыбыз белән горурланабыз, аның исемен мәңгеләштерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Бу конференция дә әнә шул юнәлештә эшләнгән  чараларның берсе».

Конференция эшендә катнашу өчен Казан федераль университеты укытучылары филология фәннәре докторы, татар теле белеме кафедрасы мөдире профессор Гөлшат Рәис кызы Галиуллина, филология фәннәре кандидатлары, доцентлар Энҗе Хәнәфи кызы Кадирова, Халисә Хатыйп кызы Кузьмина, Айрат Фаик улы Йосыпов та килгән иде. Гөлшат Рәис кызы Галиуллина конференция кунакларын Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов һәм Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова исеменнән дә сәламләде. Ул үзенең чыгышында Вахит Хаковның татар теле белеменә керткән өлеше турында сүз йөртте һәм филология фәненең алга таба үсеше турында сөйләде. «Мондый конференцияләр, мондый чаралар, һичшиксез, безнең университетыбыз өчен, татар җәмәгатьчелеге өчен, укучылар өчен бик кирәкле чара, – дип белдерде ул. – Без татар теле фәне турында сөйләгәндә, һәрвакытта да аны барлыкка китергән шәхесләр турында әйтәбез, ул шәхесләребезнең эшчәнлеген бәялибез, алар белән горурланабыз. Казан университетының бай тарихлы татаристика һәм тюркология югары мәктәбе бүгенге көндә татар филологиясе фәнен әйдәп барган уку йорты булып тора. Бездә укучы студентларга фәнни яктан да, иҗади яктан да зур дәрәҗәләргә ирешү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Әлеге чараның бәяләп бетергесез ягы бар, ул – конференциянең тәрбияви әһәмияте. Укучылар үзебезнең арада да легендар шәхесләр булуын күреп-аңлап үсәргә тиеш».

Конференция эшендә катнашу өчен Вахит Хаковның якыннары да килгән иде. Галимнең тормыш иптәше Хөррия Фәтхелислам кызы Хакова, педагогика фәннәре кандидаты Ләлә Вахит кызы Әхмәтвалеева, оныгы Алсу Рөстәм кызы Гобәйдуллина күп кенә җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. «Минем өчен Вахит Хөҗҗәт улы әти генә дә түгел, остазым да иде. Гомеремдә төп юл буларак фәнне сайлавым белән мин беренче чиратта аңа да бурычлымын», – дип белдерде Ләлә Вахит кызы. Хөррия ханым укучыларга мөрәҗәгать итеп, аларга Вахит ага кебек олы шәхес булып үсүләрен, тырышып укуларын теләде һәм тормышта билгеләнгән максатка ирешү өчен, сайланган юлдан тайпылмыйча баруларын теләде.

Филология фәннәре кандидаты, татар теле белеме каферасы доценты Халисә Хатыйп кызы Кузьмина да үзенең фәнни җитәкчесе турында истәлекләрен җиткерде, татаристика һәм тюркология югары мәктәбе студентларының фәнни һәм иҗади эшчәнлеге турында сөйләде.

Пленар утырыш озак еллар буе һәр якшәмбе саен Татарстан үзәк радиосы эфирында чыга торган, Вахит Хаков үзе үк нигез салган һәм күп очракта үзе алып барган «Тел күрке – сүз» тапшыруларының берсеннән галимнең үзенең тормышы турында сөйләгән өзекне тыңлау белән тәмамланды. Бу вакытта Вахит аганы якыннан белгән туганнары, дуслары, һөнәрдәшләре, шәкертләре дулкынландыргыч мизгелләр кичерделәр.

Конференциянең икенче өлеше секцияләр эше рәвешендә дәвам итте һәм ахырдан әлеге чарага атап хәзерләнгән иң уңышлы дип табылган тикшенүләрнең авторларын тантаналы төстә бүләкләү һәм резолюция кабул итү белән тәмамланды.

 

Профессор Вахит Хөҗҗәт улы Хаков турында мәгълүмат

Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, Казан университетының атказанган профессоры профессоры Вахит Хөҗҗәт улы Хаков 1926 елның 16 августында Татарстанның Буа районы Күзби авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә.

1943 елда армия сафларына алына. Хәрби хезмәтен Монголиядә башлап җибәрә, аннан Кытайга күчерелә. 1945 елда Япония белән булган сугышта катнаша.

1949 елда демобилизацияләнгән соң, Буа районы мәктәпләрендә укытучы, укыту эшләре мөдире булып эшли.

1957 елда Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле бүлеген уңышлы тәмамлаганнан соң, Советлар Союзы Фәннәр академиясенең Казан филиалы каршындагы Г. Ибраһимов исемендә Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый (1957-1960 елларда) һәм КДУның татар теле кафедрасына ассистент итеп билгеләнә.

Шул көннән башлап, В.Х. Хаковның барча фәнни-педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлеге Казан дәүләт университеты белән бәйләнгән. Монда ул 1961 елда кандидатлык диссертациясен яклый.

1971 елда Казакъстан ССР Фәннәр академиясенең Тел гыйлеме институтында «Татар әдәби теленең үсеше һәм аның үзенчәлеге» дигән темага докторлык диссертациясен яклый. 1965 елда доцент дәрәҗәсен ала.
1974 елдан − КДУ профессоры.

Вахит Хаковның төп фәнни хезмәтләре төрки телләрнең, аерым алганда, татар теленең килеп чыгышы һәм әдәби тел мәсьәләләре, аларның үсешен һәм үзенчәлекләрен өйрәнү өлкәсенә карый. Шулай ук галим борынгы төрки телләрнең язма мирасын өйрәнү, тел өлкәсендә социолингвистика, лексикология, фразеология, этимология, орфография мәсьәләләре, тел культурасы, әдәби әсәрләрнең телләрен өйрәнү методикасы өстендә күп эш алып бара. КДУ да Вахит Хаков татар әдәби теленең тарихын һәм, гомумән, төрки телләрнең формалашу һәм үсешен өйрәнү буенча үз мәктәбен булдырды.

В. Хаков − 500 дән артык фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләр авторы. Аның фән өлкәсенә караган 30 китабы басылган, галим җитәкчелегендә 17 кандидатлык һәм 3 докторлык диссертациясе якланган.

«Татарстан Республикасында телләр турындагы» Закон татар телен дәүләт теле буларак саклап калу һәм үстерү, «Татар язуын латин графикасы нигезендә кире торгызу» турында Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру юлында Вахит Хөҗҗәт улы зур эш алып бара, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар Энциклопедиясе институты каршында чыгучы «Татар Энциклопедиясен» чыгаруда автор буларак катнаша.

Утыз ел дәвамында Вахит Хаков җитәкчелегендә һәм катнашында Татарстан радиосында «Тел күрке – сүз» тапшыруы чыгып килә.

Вахит Хаков 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераны, II дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» ордены, «Хәрби хезмәттә ирешкәннәре өчен», «Миллитарист Японияне җиңгән өчен», «Жуков Медале» һәм «Хезмәттә ирешкәннәр өчен» медальләре белән бүләкләнгән, аның фәнни-педагогик эшчәнлеге күп кенә мактау грамоталары белән бәяләнгән.
Шулай ук ул СССР Югары уку йортлары министрлыгының «Хезмәттәге уңышлары өчен» билгесен дә күкрәгендә йөртте. 1986 елда татар теле белемен өйрәнүгә багышланган хезмәтләре өчен университет премиясенә һәм «КДУ лауреаты» исеменә лаек булган. 1987 елда ТАССР Югары Советы Күрсәтмәсе беелән В.Х. Хаковка «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» исеме бирелгән. 1994 елда Татарстан республикасы Президенты Указы белән аңа «Татарстан Республикасының Мактау Грамотасы» тапшырылган. 1998 елның 19 март – Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы – академигы булып сайлана. 2006 елның 21 сентябрендә аңа «Казан университетының атказанган профессоры» дигән исем бирелә.

2006 елның 14 декабрь – Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев Указа нигезендә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан республикасының Дәүләт премиясе белән бүләкләнә һәм «Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе Лауреаты» исеме бирелә.

2008 нче елның 20 июнь көнендә Вахит Хаков вафат була.

Источник информации: Галиуллина Гульшат Раисовна