24 ноября 2016
Төркиянең Татарстандагы Баш Консулы Турхан Дилмач белән очрашу

23 ноябрь көнне Баш Консул – Турхан Дилмач Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятләр арасы мөнәсәбәтләр институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм Тюркология Югары мәктәбендә татар һәм төрек филологиясе буенча белем алучы студентлар белән очрашты.

Шуны искәртеп үтик, аралашу төрле телләрдә барды. Очрашуның төп өлеше төрек телендә булса, соңыннан сорау-җавап форматында татар телендә һәм инглиз телендә дә әңгәмә корылды.

Турхан Дилмач – әлегә татар телен үзләштергән, аны кулланган бердәнбер чит ил дипломаты. “Татарстан белән Төркия арасындагы туганлык нигезе нык. Татар теле – матур һәм бай тел. Телдә кыпчак, угыз, чагатай сөй­ләмнәре бар. Узган ел Кыргызстанга бардым, кыргыз теле бераз онытылган. Төрле кешеләр белән очраштык. Араларында кыргыз, уйгыр, казахлар да бар иде. Барысы белән дә татарча сөйләштем. Мин – аларны, алар мине җиңел аңлады. Бу – татар теленең универсаль булуына тагын бер дә­лил. Чынлап та, татарга тылмач кирәкми!”,-дип төрек телендә  ассызыклады ул.

Шулай ук, татарча сорау биргән студентларга да Баш Консул саф татар телендә җавап кайтарды: “Татар телен өйрәнү – үземнең теләгем. Һичшиксез, төрек һәм инглиз телләрендә җиңел аралашам. Бераз русча, грекча,кыргызча да бе­ләм. Бишкәктә – ике, Мәскәүдә 4 ел эшләдем. Минем кагыйдәм мондый: кайсы илдә, шәһәрдә эшләсәм дә, андагы телне өйрәнергә тырышам. Миңа калса, Төркия дипломатына татар телен белү мәҗбүри дип саныйм,аны өйрәнү авыр түгел. Казанга бил­геләнүемне белгәч, Мәскәүдә татар теле дәресләре алдым. Дүрт ай дәвамында укытучы белән шөгыль­ләндем. Казанга килгәндә татарча яхшы аңлый идем,әмма шулай да Әлфия ханым Йосыповадан дәресләр алдым. Татар телендә аралашуым – биредәге халыкка да ихтирам күрсәтү. Миңа хәтта хәзер русчага караганда татарча чыгыш ясау җиңелрәк”.

Чараның ахырына таба якынлашканда, Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм Тюркология Югары мәктәбенең директоры Әлфия Йосыпова йомгак ясап, махсус үз соравын тәкъдим итте.Ул хоббига карата бәйле иде. “Фотография белән мавыгуга килгәндә, миңа табигать күренеш­ләрен төшерү кызык. Китап укырга да яратам. Футбол матч­ларын карарга баргалыйм, ә спорт белән күптән түгел – ике атна чамасы элек кенә җитди шөгыльләнә башладым.”

Гомумән алганда, Турхан Дилмач аралашу барышында аудиториягә карата бик тә гади мөнәсәбәттә булды. Шуның өчендәме студентлар актив катнаштылар, игътибар белән тыңладылар, һәм истәлеккә дип фотография дә төштеләр. Әлеге җылы очрашуның киләчәктә дә дәвамы булыр дип өметләр баглап калдылар.

Источник информации: Илсөяр Нуретдинова