23 ноября 2016
Олимпиада җиңүчеләре

2016 нчы елның 16 нчы ноябрендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында республикабызның 10 уку йортыннан рус телле студентлар катнашкан һәм аларның татар телен белү дәрәҗәләрен тикшергән олимпиаданың җиңүчеләре билгеле булды. Барлыгы 20 студент призлы урынга лаек дип табылды. Шунысы куанычлы: алар – Татарстан Республикасының төрле уку йортында белем алучы һәм берничә милләт вәкиле булган студент һәм магистрантлар.

Беренче урынны Төркиянең Истанбул шәһәрендә бакалавриат тәмамлаган һәм хәзерге вакытта КФУның чит ил укучылары өчен әзерлек факультетында белем алучы Окан Гүләр яулады. Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты һәм Казан авиация институты студентлары Арутюнян Мария белән Яковлева Анастасия икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Шулай ук Казан дәүләт медицина университеты, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Казан энергетика көллияте, Казан ислам университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм Россия ислам институты студентлары да югары баллар җыйды.

Казан дәүләт университетында атаклы галимә һәм укытучы Ф.С. Сафиуллина җитәкләгән “Чит аудиториядә татар теле” кафедрасында 2008 нче елда үткәрелә башлаган һәм 2011 нче елдан Казан (Идел буе) федераль университетында дәвам иткән олимпиада быел да татар теле белән кызыксынып, аны яратып өйрәнүче башка милләт вәкилләрен бергә туплады, аларның белем дәрәҗәләрен төрле яклап һәм җентекләп тикшерде.

Татар телен белү ягыннан югары урыннар яулаган студентларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, аларга һәм, гомумән, олимпиада эшендә катнашкан барлык студентларга – укуларында һәм татар телен өйрәнүдә, ә укытучыларына исә тынгысыз хезмәтләрендә зур уңышлар телибез.

Олимпиада җиңүчеләре

 

Источник информации: Кириллова Зоя Николаевна, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доцент