17 ноября 2016
Татар теле – дуслык теле

16 нчы ноябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында рус телле студентлар өчен татар теленнән олимпиада уздырылды. Татарстан Республикасының төрле уку йортларында белем алучы студент һәм магистрантлар татар теленнән белемнәрен сынадылар. Шунысын әйтү мөһим: быел әлеге чарада республикабызның тугыз югары уку йортыннан һәм, калган еллардан аермалы буларак, Казан энергетика көллиятеннән дә 160 студент катнашырга теләк белдерде: Казан (Идел буе) федераль университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һ.б. уку йортларыннан студентлар катнашты.

Олимпиаданы Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов һәм Г. Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова тантаналы рәвештә ачып җибәрде.

Төркиянең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Ләйсән Атлас кызы Гайфуллина, КФУның гомуми теле белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Кадрия Сөнгать кызы Фәтхуллова, татар тел белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Рәис кызы Галиуллина чыгыш ясады.Төркиянең Истанбул шәһәреннән килеп, КФУның чит ил укучылары өчен әзерлек факультетында белем алучы Окан Гүләр һәм Сүмәя Шенәр, Кытайның Синьцзян-Уйгыр автоном районыннан килгән, хәзерге вакытта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 нче курсында, тәрҗемә белгечлегендә укучы студентлар Халнур Нуршат белән Өмет Каһарман да олимпиадада катнашучы студентларны сәламләделәр, үзләренең татар телен өйрәнү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, эшләрендә уңышлар теләделәр.

Тантаналы ачылыштан соң студентлар эшкә чумды. Иң элек аларның тыңлап аңлау дәрәҗәләре тикшерелде. Бу эш тәмамланганнан соң, студентлар лексик-грамматик, коммуникатив биремнәрне язмача үтәделәр, шул ук вакытта аларның татар телендә  сөйләшә белү дәрәҗәсе дә билгеләнде.

Олимпиаданың нәтиҗәләре 24 ноябрь көнне институтның рәсми сайтында урнаштырылачак, ә җиңүчеләрне 21 февральдә, Халыкара туган тел көнендә котлаячаклар.

 

Бәйле сылтамалар:

http://tv.kpfu.ru/index.php/novosti/obrazovanie-i-nauka/yazyk-trud-tselogo-pokoleniya.html

http://darelfonyn.kpfu.ru/tatar-tele-ul-barlyk-t-rki-ill-rg-tel-achkychy/

http://tatar-inform.tatar/news/2016/11/16/129794/

Источник информации: Илсөяр Нуретдинова