16 ноября 2016
Уңыш сере белән уртаклаштылар

Чыга башлавына биш ел тулуны  “DarelfӨnyn” 15 ноябрь көнне “Корпоратив ГМЧ: нәтиҗәле эшләү серләре” дип аталган фәнни-практик семинар белән билгеләп үтте. 
Семинарны журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский ачып җибәрде. Сәламләү сүзендә Леонид Григорьевич “DarelfӨnyn”не туган көне белән котлады. Киләсе 2017 елның КФУда журналистика белеме елы дип игълан ителүендә нәкъ менә бу басманың да катнашы бар, дип санавын белдерде ул.
Семинарда “Казанский университет”, “Татнефть” корпоратив басмалары, “Мәгариф” белән “Гаилә һәм мәктәп” журналлары вәкилләре катнашып, үзләренең нәтиҗәле хезмәткә ирешү серләрен чиштеләр.
Чарада катнашучылар белән кунаклар арасында кайнар әнгәмә корылды, мәсәлән, татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин авызыннан  газетабызның исемен үзгәртергә кирәкме-юкмы дигән сорау яңгырады. Озак кына бәхәсләшкәннән соң, газета сайтында сораштыру оештырырга, соңыннан алынган нәтиҗәләр буенча бу сорауга җидти алынырга кирәк булачак дигән карар чыгарылды.


Источник информации: Айсылу Хафизова