14 ноября 2016
Эзләнү орлыгын салган мөгаллим

Тормышка карашны тамырдан үзгәрткән мөгаллимнәр була.  Казан дәүләт университетында  Альберт Яхин дәресләрен тыңлаган һәр студент бу мөгаллим турында шушы сүзләрне әйтә алыр иде. Гамьсез, вафасыз  студент тормышы белән яшәп яткан вакытта әдәбияттан Альберт абый керә башлауга, студент уянып киткәндәй була. Әсәрнең темасы, проблемасы, образ һ.б. шундый терминнарны моңарчы китаптан ятлаган кагыйдәләр буенча сөйләп имтихан биргән студентны кинәт уйларга өйрәтә, гади тел белән катлаулы нәзари материалны аңлата, ә иң мөһиме, шул теориягә таянып, иҗат иттерә укытучы.  Берничә дәрестән соң икелегә укып йөргән студент та әдәби әсәр укый, логик фикерләргә өйрәткән Альберт абыйның дәресен калдырмый башлый. “Күп белүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”, – дип яза Г.Ибраһимов. А.Яхин да шул принципка таянып укыта һәм тормышта һәр кылган гамәлеңә, уй-ниятеңә карата җаваплылык тойгысы уята иде.

11 ноябрь көнне Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар берлеге әгъзасы Альберт Гата улы Яхинның тууына 85 ел тулу уңаеннан  методик семинар үтте.

Язучы һәм әдәбият галиме Альберт Яхин 1931 елның 8 ноябрендә Татарстанның Арча районы Арча поселогында хезмәткәр гаиләсендә туган. 1949 елда Тымытык урта мәктәбен, 1954 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, Азнакай районы Тымытык авылы урта мәктәбендә ике ел укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1956-1959 елларда аспирантурада укый, 1964 елда «Шамил Усманов иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

1959-1975 елларда Альберт Яхин республика сатира журналы «Чаян» редакциясендә эшли: тугыз ел аның җаваплы сәркатибе һәм җиде ел баш редакторы вазифаларын башкара. 1975–1981 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар әдәбияты кафедрасына җитәкчелек итә. 1973 елда Альберт Яхинга Рәсәйнең атказанган сәнгать хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

Альберт Яхин Шамил Усмановның фаҗигале тормыш юлы, иҗтимагый-сәяси һәм әдәби иҗат эшчәнлеге турында бай тарихи материал туплап, соңыннан шулар нигезендә ике әдәби-тикшеренү китабын һәм Аяз Гыйләҗев белән берлектә «Шамил Усманов» дигән тарихи драмасын яза. Бу драма 1967 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарына кертелеп, озак еллар анда уңыш белән бара. 60нчы еллардан башлап, әдип юмористик жанрда активлык күрсәтә, аның дистәләрчә сатирик хикәяләре һәм фельетоннары дөнья күрә. Аларның бер өлеше 1975 елда «Әйттем исә кайттым» исеме белән аерым китап булып басылып чыга һәм рус теленә дә тәрҗемә ителә.

Альберт Яхин үзенең әдәби-фәнни тикшеренү эшләрен дә юмор-сатира жанрына бәйләп алып бара. 1979 елда «Мәзәк жанрын өйрәнү тәҗрибәсеннән» исемле хезмәте һәм 1983 елда рус телендә чыккан «Система татарского фольклора» исемле китабы бай фактик материалы, методикасы, оригиналь теоретик нәтиҗәләре һәм татар фольклористикасында яңача бер юнәлешне башлап җибәрүе белән кызыклы.

Бүгенге көндә татар урта мәктәпләренә методист галим А.Яхинның беренче сыйныфтан унберенче сыйныфкача дәреслекләре, методик ярдәмлекләре гамәлдә.

Методик семинарда татар әдәбияты кафедрасы мөгаллимнәре А.Яхинның тормышы, гыйльми һәм әдәби эшчәнлегенә кагылышлы  чыгышлар тәкъдим иттеләр. Галимнең шәкерте Г.Р. Гайнуллина аның тормыш юлы, шәхесе, фәнни эшчәнлеге турында мәгълүмат биреп, истәлекләре белән уртаклашканнан соң, әдәбият галиме М.М. Хәбетдинова А.Гыйләҗев һәм А.Яхинның әдәби хезмәттәшлеге турында кызыклы фактлар китерде, язучы хатларыннан өзекләр укыды. Методист галимә, дәреслекләр авторы Ә.Р.Мотыйгуллина А.Яхинның методик системасының үзенчәлекләре турында кайбер эзләнүләре белән уртаклашты. А.Яхинның шәкерте, әдәбият галиме Н.М. Юсупова А.Яхин методикасы нигезендә поэтик әсәрләрне структур өйрәнү үзенчәлегенә караган гаять бай эчтәлекле чыгышында галимнең Й.Нигъмәтуллина, Л.Выготский хезмәтләренә таянып эшләгәнен аерып билгеләп үтте. Галимә А.Яхинның әдәбият укыту методикасына керткән өлешенең бүгенгә бәяләп бетерелмәгәнлеген ассызыклады, фәнни мирасының өйрәнелмәве турында әйтеп үтте. Профессор Ә.М.Закирҗанов үз чыгышында А.Яхинның методик мирасының фәнни һәм методик кыйммәтен бәяләп, “алыштыргысыз галим”, дип билгеләде. Методик семинарда катнашкан мәктәп укытучылары да А.Яхинның әдәбият укытуга керткән яңалыгын аерып ассызыкладылар.

Җыеп әйткәндә, Альберт абый чын татар интеллигенты, гадилеге белән бөек кеше иде! Тыйнак, тавышын күтәрмичә генә сөйләшер, үтемле итеп аңлатып бирер, олпат галимнәргә хас булганча, сиздермичә генә ярдәм итә белер иде. Ә укытучы буларак безне, вакытны бушка исраф итмичә, милли әдәбият гыйлеменә ихлас һәм намуслы, үзеңне башкалардан өстен һәм алга куймыйча, тыйнак һәм нәтиҗәле хезмәт итегез, дип өйрәткән Олы исемле мөгаллим ул! Структураль поэтиканың нигезләрен тәфсилле өйрәтеп, безгә, бүгенге мөгаллимнәргә, гомерлек гыйлем калдырды.  Әгәр бүгенге көндә студентларыбыз әдәбият дәресләрен яраталар, әсәрләрне укыганда  үзләрен, дөньяны, югары әхлакый кыйммәтләрне танырга өйрәнәләр икән, моның өчен без Альберт абый Яхин алдында  бурычлы. Аның рухи васыятен  – “уйларга өйрәтегез” дигәнен без бөтен җаваплылыкны тоеп үтәп киләбез.

Источник информации: Гөлфия Гайнуллина