02 ноября 2016
"Евразия гуманитар фәннәре контекстында татар теле белеме" конференциясе башланды

1 нче ноябрь көнне  Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Евразия гуманитар фәне контекстында татар теле белеме» Халыкара фәнни-гамәли конференцясе үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

Конференция Институтның Татар теле белеме кафедрасы тарафыннан оештырылган.

Конференция тел белемендә фәнни мәктәпләргә нигез салган, тормышлары һәм фәнни-педагогик эшчәнлекләре Казан тюркология мәктәбе, Казан университеты белән бәйле күренекле тел галимнәренең – татар һәм төрки телләр тарихы өлкәсендә эшләгән Әдхәм Рәхим улы Тенишев, Вахит Хөҗҗәт улы Хаков, Фирдәвес Гариф кызы Гарипова, Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриева; хәзерге татар теленең структур һәм функциональ үзенчәлекләрен тикшергән Гыймад Шәрифҗан улы Нугайбәк, Вәли Нигъмәтулла улы Хангилдин, Галимҗан Шәрәфетдин улы Шәрәф, Рокыя Фетех кызы Шакирова, Диләрә Гариф кызы Тумашева, Фәһимә Миргалиевна Хисамова; лингвометодика мәсьәләләрен тикшергән Лия Закир кызы Шакирова, Абдулла Шаһи улы Әсадуллиннарның истәлекле даталарына багышлана.

Чараның ачылу тантансына җыелган кунакларны һәм катнашучыларны Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры филология фәннәре докторы, профессор, Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов сәламләде. Үзенең чыгышында Казан тюркология мәктәбе һәм аның күренекле вәкилләренең тел белеме өлкәсенә керткән өлеше, эшчәнлекләренең дөньякүләм әһәмияте, әлеге мәктәпнең дәвамчанлыгы турында сөйләде, конференциянең уңышлы, нәтиҗәле үтүен теләде.

Конференциянең пленар утырышында Татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Галиуллина Гөлшат Рәис кызы “Казан тюркология мәктәбе һәм аның күренекле вәкилләре” темасына эчтәлекле доклад белән чыгыш ясады. Катнашучылар Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты профессоры Кульдеева Гөлнара Ильяс кызы, Удмурт дәүләт университеты галиме Валей Кельмак улы Кельмаков чыгышларын тыңладылар.

Конференция 4 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бәйле сылтамалар:

http://www.azatliq.org/a/28083650.html
http://tv.kpfu.ru/index.php/novosti/obrazovanie-i-nauka/tatarskoe-yazykoznanie-v-detalyah.html 

 

 

Источник информации: Илсөяр Нуретдинова