18 октября 2016
АШХАБАДТА ИКЕ КӨН

2016 елның октябрь ае – Төрекмәнстан бәйсезлегенең 25 еллыгы. Шул уңай белән анда төрле чаралар уздырыла. Юбилей кысаларында 9-11 октябрьдә Төрекмәнстанда Татарстан көннәре зурлап үткәрелде. Бу чарада Казаннан президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур делегация катнашты. Аның  составында, министрлар (Айрат  Сибгатуллин...),  сәнәгать оешмалары җитәкчеләре,  артистлар белән бергә, бер төркем татар әдипләре (Данил Салихов, Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Марсель Галиев, Илсөяр Ихсанова, Алёна Кәримова),  галимнәре (Хатыйп Миңнегулов) дә катнашты. Делегация составында Татарстан  Милли китапханәсе директоры Сөембикә  Җиһаншина да бар иде (Ул Ашхабад Милли китапханәсенә күп кенә татар китапларын бүләк итте).

Казаннан килгән иҗат әһелләре Төрекмәнстан Дәүләт китапханәсендә бу илнең әдипләре, галимнәре, журналистлары белән очрашты. Бу “түгәрәк өстәл”дә сүз ике ил, ике халык арасындагы әдәби-тарихи, мәдәни бәйләнешләр, үзара хезмәттәшлекне  тагын да ныгыту хакында барды. Казанның иҗат көчләре, җөмләдән Хатыйп Миңнегулов Төрекмәнстан электрон чараларына интервьюләр дә бирде.

10 октябрь көнне кич белән Ашхабадтагы Милли-мәдәни үзәкнең 1000 урынлы зур залында Татарстан сәнгать осталарының һәм Төрекмәнстан артистларының югары  дәрәҗәле  концерты булды. Анда Татарстан җыр һәм бию ансамбле, “Казан нуры” оркестры һәм кайбер башка иҗат коллективлары катнашты. Кичәдә катнашучыларга сәламләү сүзе  белән  президент Рөстәм Миңнеханов  мөрәҗәгать итте.

Татарстанның иҗат һәм гыйлем әһелләре Ашхабадның истәлекле урыннары белән танышты. Казан кунакларын Төрекмәнстан башкаласының матурлыгы, үсеше, искиткеч бина-корылмаларга бай булуы, аеруча шәһәр үзәгендәге әкияттәге кебек “Шагыйрьләр  аллеясы” сокландырды. Бу аллеядә Йосыф Баласагуни, Йуныс Әмрә, Нәваи, Мәхтүмколый, Берды Кербааев һәм төркиләрнең, төрекмәннәрнең башка бөек әдипләренә мәһабәт һәйкәлләр куелган.                                                                                     

Источник информации: Х.Йосыпов