11 октября 2016
Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов Татарстан Республикасының Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Эдуард улы Гатауллинны кабул итте

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов Татарстан Республикасының Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Эдуард  улы Гатауллинны кабул итте. Айрат Эдуард улы 2012 елдан алып Төркиядә  эшли. Башта ул тулы вәкаләтле вәкил урынбасары  вазифасын башкарды, ә  күптән түгел тулы вәкаләтле вәкил булып расланды.

Институтка килүнең иң беренче сәбәбе – Айрат Эдуард улы Гатауллин  2004  елда безнең институтны тәмамлаган.  Шуна күрә дә  аның өчен институтның хәзерге тормышы белән танышу бик мөһим һәм файдалы. Айрат Эдуард улы институтта тюркология, төрек теле укыту мәсьәләләре белән кызыксынды. Киләчәктә хезмәттәшлек итү,  тюркология юнәлешен үстерү турында сүз барды.