05 октября 2016
4 нче октябрь көнне Казахстан Республикасы Астана шәһәре Л.Н.Гумилёв исемендәге Евразия милли университетының профессорлары белән очрашу узды

4 нче октябрь көнне Казахстан Республикасы Астана шәһәре Л.Н.Гумилёв исемендәге Евразия милли университетының филология факультеты деканы, филология фәннәре докторы, профессор Жаркынбекова Шолпан Кузаровна һәм шул ук факультет профессоры, филология фәннәре докторы Журавлева Евгения Александровна белән очрашу узды.

Алар  4-6 нчы октябрьләрдә  Лев Тостой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында  үтәчәк  “Русский язык и литература в тюркоязычном мире: современные концепции и технологии” дип аталган  II Халыкара фәнни-гамәли конференциягә килгәннәр.

Әйтергә кирәк, Евразия милли университеты белән безнең институт арасында ике ел элек тыгыз хезмәттәшлек корылган иде – югарыда әйтеп үтелгән филология факультеты базасында КФУның Каюм Насыйри институты үзәге ачылды, уртак фәнни-гамәли конференция үткәрелде, безнең студентларыбыз ЕНУда җәйге мәктәптә укып кайттылар һ.б. Яңа гына үткән очрашуда да кунаклар институтыбыз директоры  Рәдиф Рифкатович Җамалетдинов һәм татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Шәүкәтовна Юсупова белән күп кенә яңа проектлар турында сөйләштеләр. Директор урынбасары Гөлнара Василевна Садыкова, “Ана теле” проекты җитәкчесе Кадрия Сөнгатовна Фәтхуллова кунакларны лингвистик үзәк белән таныштырдылар. Кунакларда аеруча  “Ана теле” проекты  зур кызыксыну уятты.

Источник информации: Илсөяр Нуретдинова