05 октября 2016
Бүген көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәрнең берсе – укытучылар көне!

Укытучы! Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы - җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Укытучы - кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче!  Укытучы - зур тормыш юлына чыгаручы! Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы. Бөек педагог Ян Амос Каменский “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк”дигән фикерләре белән бик хаклы.

Хөрмәтле укытучылар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телибез! Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен. Рәхмәт, мең рәхмәт!

Источник информации: Илсөяр Нуретдинова