03 октября 2016
Кем сәнгатькә ия?

Бабаларыбыз әйткәнчә, фән гаҗәпләнүдән, ә сәнгать тәэсир итүдән башлана.

“Ренессанс” – символик һәм һәркемгә таныш күренеш. Бүгенге вәзгыятьтә, кешеләр арасында мөнәсәбәтләр күбрәк турыдан-туры түгел, виртуаль булганда, җанлы эмоциональ диалог, А.Экзюпери фикеренчә, зиннәтлелек булып тора.

2016 елның 29 сентябрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында  Халыкара антиквариат институты эшчәнлегенә багышланган “Сәнгатькә кем ия?” дигән тема буенча “Ренессанс” әдәби салонының бу уку елында беренче утырышы узды.

Салонның кунаклары Алинә Булгакова – Халыкара информацион агентлык директоры, Светлана Бородина – “Сәнгатьләр иле” (“Мир искусств”) журналының баш мөхәррире, Елена Власова – музейның баш саклаучысы, Степан Новиков һәм Альбина Хәйруллина –ASG архитектор - реставраторлары булды. Казан дәүләт мәдәният институты доценты, фәннәр кандидаты, халыкара һәм бөтенроссия бәйгеләренең лауреаты Татьяна Гордеева тарафыннан музыкаль әсәрләр уйналды. Салон эше кысаларында “1000 еллык шәһәрнең дизайн-коды” Халыкара информацион агентлык остаханәләренең реставрацияләү объектлары күргәзмәсе ачылуы планлаштырыла. Ул үз эшчәнлеген 15 октябрьгә кадәр ФМБИң “Манзара” күргәзмә залында дәвам итәчәк.

Шулай итеп, барлыкка килүеннән бирле, биш ел дәверендә диярлек, Казан “Ренессансы” кунакларын искиткеч рәссам, музыкант, шагыйрь, дизайнерлар белән таныштырды, тугры дуслар тапты, Казан федераль университеты һәм Казан шәһәренең сәнгать тормышында уникаль урын алды.

Источник информации: Илсөяр Нуретдинова