01 октября 2016
Юбилей белән, Васил Загитович!

Бүген кафедрабыз мөдире, профессор, күренекле галим, филология фәннәре докторы, Васил Гарифуллинның  55 яшьлек юбилее.
       
     Васил Загитович!


Күркәм бәйрәмегез белән сезне чын күңелдән тәбрик итәбез, иң матур, якты теләкләребезне юллыйбыз.
Гомер буе көчле рухлы, тыйнак, кешелекле һәм ярдәмчел булдыгыз. Киләчәктә дә, авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрми, бәхетле, пар канатлы булып, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, оныклар белән куанып гомер итүегезне телибез. 
Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә, Васил абый! Киләчәктә дә эшегездә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүегезне телибез.


Источник информации: татар журналистикасы кафедрасы