06 июля 2016
VI Бөтенрәсәй "Татар теле, әдәбияты һәм тарихы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге" фәнни-гамәли конференциясе

6 ноябрь көнне КФУның Алабуга институтында VI Бөтенрәсәй «Татар теле, әдәбияты һәм тарихы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференция алты ел рәттән татар һәм чагыштырма филология факультеты һәм татар теле филологиясе кафедрасы тарафыннан оештырыла. Конференциядә югары уку йортлары студентлары һәм 9-11 сыйныф укучылары катнаша. Быел конференциядә катнашыр өчен Татарстан, Чувашия, Башкортстан республикаларыннан йөздән артык укучыдан мәкаләләр кабул ителде. Конференция барышында татар теле һәм әдәбияты, тарих өлкәсендә актуаль мәсьәләләр, татар һәм инглиз, татар һәм рус телләрен чагыштырып үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча чыгышлар тыңланды. Һәр катнашучы, үз чиратында, конференция материалларын туплаган җыентык, катнашу турындагы сертификат, ә җиңүчеләр төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. Конференцияне оештыручылар сүзләре буенча, әлеге чара татар теле һәм әдәбиятының, тарихының үсешен, яшь буынны борчыган мәсьәләләрен генә яктыртып калмый, мәктәп укучылары арасында профориентацион эшнең мөһим бер өлеше булып та тора.