30 июня 2016
Юто Хисияма кызыл дипломлы булды

2014 елда Казанда  үткәрелгән икенче Халыкара татар теле олимпиадасында Гран – при яулаган Юто Хисияма, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтытның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендә гамәлгә куелган торган «Мәдәниятара багланышларда төрки телләр» программасын тәмамлап, кулына «Филология маристры» дигән кызыл диплом алды. Юто 2013 елда Токио чит телләр университетының төрек теле бүлеген тәмамлаган. Үзлегеннән татар телен өйрәнгән. Шуңа күрә татар телен белү дәрәҗәсен Халыкара олимпиадада сынап карарга була. Ә олимпиада аңа зур уңыш алып  килә – Юто  Гран-при яулый. Ә Гран-при Казан университетында уку хокукын бирә.  Ютоның иң зур хыялы тормышка аша.

Магистратура елларында Юто үзен бик тырыш, сәләтле студент итеп танытты. Бишле билгеләренә уку,  дәресләр, конференцияләр, семинарлар, Татарстан, Россия буйлап сәяхәтләр һәм бик күп яңа дуслар...

 Юто үзенең Казан федераль университетында белем алу белән бик горурлана.  Ул биш тел белә. Япон, татар, торек, башкорт, инглиз телләрендә иркен сөйләшә. Ә киләчәктә Япониядә  университ профессоры булырга, фәнни эшен татар теле белән бәйләргә, японнарга татар теле өйрәтергә, Япония татарлары, аларның телләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнергә тели.

Юто Хисиямага  магистр дипломын Лев Толстой имемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов тапшырды.  Ул Ютога изге теләкләрен әйтте, киләчәктә дә фән өлкәсендә уңышлар теләде. Ике ил, ике халык, ике тел арасында ныклы элемтәләр, бәйләнешләр тагын да ныграк булсын дип ассызыклады.