23 мая 2016
Җаек шәһәрендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм шагыйрьнең бу калага килүенә 120 ел тулу уңаеннан әдәби-мәдәни чаралар үткәрелде

2016 елның 18-20 маенда Казакстанның Көнбатыш-Казакстан өлкәсендәге Җаек шәһәрендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм шагыйрьнең бу калага килүенә 120 ел тулу уңаеннан әдәби-мәдәни чаралар үткәрелде. Аларда “Татар мәдәни үзәге” иҗтимагый берләшмәсе чакыруы белән килгән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре З.З.Рәмиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе һәм М.Үтемисов исемендәге Көнбатыш-Казахстан дәүләт университеты тарафыннан чакырылган Казан (Идел буе) федераль университеты Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдниятара багланышлар институты доценты Т.Ш.Гыйлаҗев, Казакстаннан һәм БДБ илләреннән 11 фән докторы һәм 18 фән кандидатлары катнашты.

Бу чаралар 18майда халык шагыйре Габдулла Тукайның экспонатларга бай музеена экскурсиядән башланып китте. Икенче көнне Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынганнан соң, чаралар Көнбатыш-Казакстан өлкәсенең Халыклар ассамблеясе йортында дәвам итеп, “Халык шагыйре Габдулла Тукай тормышында һәм иҗатында Җаек” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде.

2016 елның 20 апрелендә шәһәр күләмендә яңгыраш алган әдәби-мәдни  чараларны йомгаклау рәвешендә М.Үтемисов исемендәге Көнбатыш-Казахстан дәүләт университеты диварларында “Габдулла Тукай дөньясы: фәлсәфә, эстетика, тел” халыкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференциянең пленар утырышында ясалган докладларда Тукай рухи мирасының фәлсәфи-эстетик хосусиятләре, 6 томлык академик басманың эчтәлеге, төзелү тарихы, Тукай гыйльмиятенең үсеш закончалыклары; Казандагы Г.Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең Җаек чоры тормышының чагылышы кебек мәсьәләләр яктыртылды. Конференциянең секция утырышларында М.Үтемисов исемендәге Көнбатыш-Казахстан дәүләт университеты, Казакстан һәм БДБ илләре галимнәре, магистрлар катнашып, алар үз чыгышларында, Тукай темасыннын тыш, казак, рус, татар теле гыйлеме һәм әдәбият белеменең төрле нәзари аспектлары хакында фикер алыштылар. Җаек шәһәрендә уздырылган әдәби-мәдәни һәм фәнни чаралар татар халык шагыйре Габдулла Тукайның рүхи мирасын яңача өйрәнүгә, халыкара фәнни һәм мәдәни бәйләнешләрне үстерүгә лаеклы өлеш кертә.

Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге доценты Гыйлаҗев Т.Ш.