12 мая 2016
Казакъстанда халыкара конференция

Сыр-дәрья буенда урнашкан, мең ярым еллык тарихы булган Төркестан каласы – элек-электән ислам дөньясының мөһим мәгърифәти, дини, мәдәни үзәкләреннән берсе. Күп кенә күренекле  затларның  тормышы, эшчәнлеге шушы кала белән бәйле. Мәсәлән, XI-XII  йөзләрдә яшәгән атаклы төрки шагыйре, фикер иясе Әхмәд Хуҗа Ясәви бу шәһәрдә гомер кичергән,  җирләнгән. Аның хөрмәтенә биниһая зур, гүзәл некрополь-биналар корылган.  Аларны карарга  дөньяның төрле почмакларыннан килеп торалар. Хәзер дә Төркестан – Казакъстанның үзенә күрә рухани башкаласы. Биредә атаклы халыкара казакъ-төрек университеты эшли. Хуҗа Әхмәд Ясәви исемен йөрткән бу уку йортында төрле чаралар еш булып тора. Шундыйларның берсе 5-7 майда (2016) үтте. Бу халыкара тюркологик конференциядә Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркия, Рәсәй галимнәре һәм әдипләре катнашты. Алар арасындда Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов һәм шагыйрь Ркаил Зәйдулла да бар иде.  Казан кунаклары  пленар утырышта, секцияләрдә,  төрле чараларда доклад-чыгышлар ясадылар, төркиләрнең тарихи бәйләнешләре хакында сөйләделәр. Төркестандагы бу чара казакъның күренекле галиме, әдибе, атаклы  тюрколог Күлбәк Сәрсенулы Ергобәкнең  тууына 63 ел (Мөхәммәд пәйгәмбәр яше!), гыйльми-мәдәни эшчәнлеге  башлануга  40 ел тулуга багышланган иде.