04 мая 2016
Ә син "Alma Mater"ны беләсеңме?

Тормыш бертынгысыз алга таба ашкына, ләкин кайвакытта, тукталып, мин кайдан килдем һәм кайда барам соң, дигән сорауга җавап эзләргә туры килә... Чөнки безнең киләчәгебез үткән тәҗрибә һәм мизгелләргә таяна. Шулай итеп, Г.Тукай исемендәге татар филологиясенең 4 нче курс студентлары куелган сорауларга җавап эзләргә тырыштылар.

Инде ун ел дәвамында үздырылып килә торган бәйгедә беренче тапкыр катнашып, кызлар, өченче урынны яуладылар. Бәйгенең максаты студентларның яраткан университетының үткәнен өйрәнү, анда укыткан бөек галим исемнәрен, ректорларын белү. Шулар арасында бөек физиклар (А.М. Бутлеров, Н.Н. Зинин), телчеләр (И.А. Бодуэн де Куртенэ) һәм башка өлкәләрдәге даһи исемнәр яктыртылды. Интеллектуаль уен ике этаптан торды: беренчесе 18 нче апрельдә, икенчесе 19 нчы апрельдә узды. Беренче көн команда, икенче көн капитаннар ярышы булды. Командада 5 кыз: Ахмадуллина Алия, Зиатдинова Динә, Сабирова Гөлия, Сәнҗапова Динә һәм Усманова Эльвина катнаштылар. “Капитаннар бәйгесендә Усманова Эльвина бик әйбәт чыгыш ясады, ул команданы алга этте”, дип бүлештеләр кызлар. Ә бүләкләү 25 нче апрельдә узды, кызларга Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәренә путевкалар һәм күп кенә грамоталар бирделәр. “Безнең команданың җиңүе – безнең бердәм булуыбызның нәтиҗәсе. Чөнки барлык командалар арасында бер безнең генә команданың униформасы бар иде, без барыбыз да кызыл төстән идек. Мондый җитди мөнәсәбәт, әлбәттә, жюри әгъзаларын битараф калдырмады”, дип бүлештеләр кызлар.

Һәм үзебезне һәръяктан да камилләштерергә кирәк. Безнең телебез әңгәмәләр коруга, дебатларларда чыгыш ясарга остарып бетмәгән икән. Бәлки үзбезенең институт күләмендә шундый чаралар да барлыкка килер, дип өмет итәбез!

Источник информации: Сәнҗапова Динә