22 апреля 2016
Габдулла тукай турында Казан арты истәлекләре

Габдулла Тукайны Казан артының Арча, Әтнә якларыннын башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул яклар шагыйрьнең гомер бишеге генә түгел, аңа беренче шатлык-кайгы хисләрен татыткан, иҗат сәләте биргән җирләр.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
Кушлавыч – Өчиле – Кырлай... Арча районы территориясенә кергән бу авыллар – Габдулла Тукайның балачак биографиясендәге төп урыннар. Биредә бүгенге көндә дә шагыйрьнең тормышына кагылышлы истәлекле биналарны саклыйлар.
Арча районы Кушлавыч авылында Тукай ике тапкыр була – 2 яше тулганчы һәм Уральскига китер алдыннан бер ай чамасы туганнарында яши. Биредә Тукайның әтисенең кабере сакланган.
Кушлавычта 1956 елның 23 сентяберендә тууына 70 ел тулу уңаеннан Г.Тукайга һәйкәл куела (сынчысы – И. Новоселов). Ул чама белән элек Тукаевлар йорты торган урынга урнаштырыла. Һәйкәл артында китапханә өчен агачтан яңа бина төзелә, аның кечкенә бүлмәсендә 1959 елда музей ачыла. 1986 елда шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан, Кушлавыч музее экспозициясе үзгәртеп корыла. 1996 елда Тукаевларның утары яңадан торгызыла. Музей экспозициясендә шагыйрьнең ата-анасы йорты, аның ул замандагы эчке күренеше күрсәтелгән.
Габдулла Тукайның истәлеген саклаучы икенче корылма – ул Арча районы Кырлай авылында урнашкан Сәгьди абзый йорты. 1978 елда Сәгъди абзый йорты нәкъ шул еллардагыча итеп торгызыла: капка-койма, келәт, аның эчендәге йорт кирәк-ярагы, кар базы, сиртмәле кое, лапас. Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукай мәдрәсәгә йөреп белем ала. "Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным", - дип яза соңыннан шагыйрь.
2016 елның 27 апрелендә Арча районының Яңа Кырлай авылында яңа әдәби-сынлы парк ачылды. Ул нәкъ менә Тукайның үги әтисе Сәгъди абзый йорты территорисенә кергән бәрәңге бакчасына урнаштырылган. Паркта Су анасы, Шүрәле, Батыр, шулай ук, Сәгъди абзый һәм кечкенә Апушның сыннары бар.
Бүгенге көндә, мөгаен, Г.Тукайның тормыш юлы белән танышуын һәркем нәкъ менә Кырлай авылын килеп күрүдән башлыйдыр. Чөнки биредә Тукай мемориаль комплексы урнашкан. ТАССРның Министрлар Советының 1978 елның 7 декабрьдәге "Яңа Кырлай авылын һәм Г. Тукай мемориаль үзәген төзекләндерү, архитектура-сынлы бизәү буенча чаралар"  карары буенча Б.Урманче проекты белән яңа музей комплексы бинасы төзелә, яңа экспозиция ачу тантанасы 1979 елның 25 апрелендә үткәрелә. Музей комплексы үз эченә ике экспозицияне ала: мемориаль көнкүреш (Сәгъди абзый йорты) һәм әдәби-нәфис (махсус төзелгән бина).
“Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы” республика статусына ия. Бүген музей комплексы карамагында парк, күл, төп биналардан тыш Сәгъди абзый, Бай йортлары, Шүрәлеләр паркы ансамбле, фонд бинасы, китапханә, келәтләр, лапас, амбар, кое, ярдәмче корылмалар бар. Музей белем арттыру, мирасны саклау, дөньяга карашны киңәйтү мәркәзе булу белән беррәттән, ял итү урыны да.
Арча районы белән күршедәш Әтнә районында да булган Габдулла Тукай. Кырлайда торган чакта, кечкенә Апуш берничә тапкыр үги әтисе Сәгъди абзый белән Олы Әтнәгә һәр атнаның шимбә көнендә була торган зур базарга килә. “Исемдә калганнар” исемле автобиографик повестендә менә ниләр яза ул:
“Кайвакыт җәй көне әти (Сәгъди абзый) белән Әтнә базарына бара идек. Ул үзенең хезмәтләре илә базар арасында йөргәндә, мин атны тотып тора идем. Авылыбызның мулласы Фәтхерахман хәзрәт, белмим, берзаман әтисенең сабакташы йә дусты булгангамы, нидәндер миңа атна саен миңа 5 тиеш акча бирә иде. Мин бу акчага Әтнә базарында ак күмәч сатып алып өйгә кайтканда юл буе ашап кайта идем...”. Шулай ук Г.Тукайның солдат хезмәтенә каралу өчен Олы Әтнәгә (Казан өязе Олы Мәңгәр волостена кергән) килүе дә мәгълүм.
Сүземне йомгаклап, сезне Швеция иленә дәшәм. Бүгенге көндә анда чыгышы белән Әтнә районы Күлле-Киме авылыннан булган Зөлфирә апа Сәгъдиева яши һәм Стокгольм университетында математика фәнен укыта. Зөлфирә апа татар, рус, төрек, инглиз һәм швед телләрендә, ә кызы Эмели татар, рус, швед, инглиз һәм француз телләрендә иркен сөйләшә. Ә иң мөһиме, алар җирле татарлар белән аралашалар, әлеге мөһиттә оештырылган һәр чарада булырга тырышалар. Мисалга, алар Стокгольмда Г.Тукай тулуга 130 ел тулу уңаеннан үткәрелгән шигырь бәйрәмендә шагыйрьнең якташлары буларак катнашканнар, Эмели анда татар телендә Тукайның шигырен сөйләгән. “Мин татар кызы”, - ди ул горурланып үзе турында.
Татарстанда Габдулла Тукайны һәрчак олылап, искә алып торырлар, ә аңа багышланган истәлекле урыннар югалмас дип ышанып калам!

 

Источник информации: Диләрә Батршина