20 апреля 2016
"Син Тукайны беләсеңме?" дип исемләнгән төбәкара олипиаданың II туры булып узды

15 апрельдә  КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан уздырыла торган күпсанлы чаралар кысаларында урта мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Син Тукайны беләсеңме?» дип исемләнгән төбәкара олипиаданың II туры булып узды.

Беренче интернет турда 792 санда укучы катнашса, йомгаклау турына 300дән артык укучы үтте. Икенче турдан соң бер җиңүче һәм 15 призер билгеләнде. Җиңүче КФУның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенә кергәндә 2 өстәмә балл, призлы урын алучылар һәммәсе 1 өстәмә балл алу хокукына ия.

Җиңүче һәм призлы урын ияләрен чын күңелдән тәбрик итәбез, чыгарылыш имтиханнарында уңышлар телибез!


Җиңүче:

Баһавиева Айгөл Рафис кызы – Казан шәһәренең Г.Ибраһимов ис. 17 татар гимназиясе


Призлы урын ияләре:

  1. Гайфетдинова Диләрә Рифат кызы – Балтач районы  Нөнәгәр урта мәктәбе
  2. Әхмәтшина Зөлфия Әнәс кызы – Яшел Үзәннең 5 гимназиясе
  3. Мөбарәкова Флүзә Рүзәл кызы – Саба районы  Эзмә урта мәктәбе
  4. Тимершина Айгөл Рамил кызы – Әгерҗе шәһәренең 1 гимназиясе
  5. Минеязова Айзилә Илфак кызы  –  Түбән Кама районының Каенлы урта мәктәбе
  6. Гыйбадуллина Адилә Әзгам кызы – Зәһ районының Югары  Налим урта мәктәбе
  7. Сөләйманова Айзилә Илдар кызы – Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбе
  8. Мутавалова Алинә Инсаф кызы  – Яр Чаллы шәһәренең 3 урта мәктәбе  
  9. Гафуров Ренат Фәнис улы – Яр Чаллы шәһәренең 36  инновацион технологияләр лицей-интернаты
  10.  Гайнетдинова Алия  Ленар кызы  – Саба районының 1 гимназиясе
  11.   Әгзамова Рәсүлә Марсель кызы  – Балтач районының Янгул урта мәктәбе
  12. Закирова Зөһрә Илдар кызы – Балтач районының Янгул урта мәктәбе
  13. Галимова Чулпан Рамил кызы  – Спас районыныд Иске Рәҗәп урта мәктәбе  
  14. Диярова Диана Анатолий кызы – Яр Чаллы шәһәренең 3 урта мәктәбе  
  15. Мөбәракшина Зилә Нияз кызы – Казан шәһәренең  татар телендә белем бирүче 27  гимназиясе


Хөрмәтле җиңүче һәм призерлар! Һәммәгезне институтыбызда

26 апрель көнне Татарстан ур, 2 йорт адресы буенча диплом тапшыру тантанасында көтеп калабыз!

Регистрация 8.00-9.00 сәг.

Башлана 9.00 сәг.


Источник информации: Гөлфия Гайнуллина