19 апреля 2016
"Халкыбызның мирасын өйрәнүгә бер адым"

14нче апрель көнне Л. Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең тәрҗемә белеме юнәлешендә укучы 2нче һәм 3нче курс студентлары экскурсиядә булып кайтты.

Ике сәгать дәвамында барган экскурсиядә укучылар китапханәнең төзелүе тарихыннан, аның китаплар саклау өчен махсус проект буенча эшләнгән интерьерыннан алып, аерым әһәмияткә ия булган хезмәтләр, кыйммәтле документлар, гарәп язуындагы кулъязмалар, искебасма татар һәм рус китаплары белән танышты. Мисал өчен, Габдулла Тукайның әле үзе исән чагында  «Сабах» көтепханәсендә нәшер ителгән «Җуаныч» һәм «Алтын әтәч» исемле матур итеп бизәлгән, иллюстрацияләнгән китаплары гына да ни тора! Шулай ук укучыларга XX йөз башы татар матбугаты үрнәкләренең төп нөсхәләрен тотып, укып карарга да насыйп булды. Университетта татар вакытлы матбугаты үсешен өйрәнүче булачак филологлар өчен 1908-1918 елларда Оренбургта Риза Фәхретдин мөхәррирлегендә чыккан «Шура» әдәби, гыйльми, тарихи журнал һәм заманында Габдулла Тукай үзенең иҗат үрнәкләрен, мәкаләләрен бастырган «Ялт-йолт» сатирик журналы аеруча кызыклы тоелды. Ул гына да түгел, студентлар Тукайның Габдерахман Дәүләтшингә 1908 елның 9 июнендә гарәп басмасында язган хатын үзләре укып шәрех кылдылар.

Экскурсияне сыйфатлы итеп үткәрүче КФУның Н.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләренә һәм үз студентларына бәяләп бетергесез файдалы белемнәр алуга этәргеч бирүче Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире Юсупова Әлфия Шәүкәт кызына һәм КФУ доценты, филологик фәннәр кандидаты Денмөхәммәтова Элвира Николай кызына олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Источник информации: II курс студенты, Алия Мәссарова