14 апреля 2016
Тукайны яшь галимнәр өйрәнә

Быел бөек татар шагыйре, татар шигъриятен дөнья киңлекләрендә таныткан, чын мәгънәсендә поэзиябезнең җәүһәр ташы булган Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Апрель ае –  Тукай ае. Чыннан да, XX йөз башы татар поэзиясендә Яңарышны нигезләгән,  яңа сукмаклар салган, әдәбият мәйданында үз мәктәбен булдырган Габдулла Тукай татар әдәби барышында, тәнкыйди фикер үсешендә генә түгел, гомумән, иҗтимагый-фәлсәфи фикер, милләт яшәешендә зур урын тота, алай гына да түгел, милләтебезне, телебезне, әдәбиятыбызны саклау сагында тора.

Җиде еллык иҗат гомерендә чын мәгънәсендә Татар халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелгән бөек шәхеснең иҗаты вакыт узган саен игътибарны үзенә ныграк җәлеп итә бара, әдәби һәм тәнкыйди мирасын өйрәнүчеләрне яңадан-яңа эзләнүләргә, уйлануларга  этәрә.

Казан федераль унивеситетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан март–апрель айларында күпсанлы чаралар үткәрелә.

Мәктәп укучылары өчен “Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды...” дигән исем астында Тукай шигырьләрен төрле телләрдә уку  конкурсы игълан ителде. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Син Тукайны беләсеңме?” дип исемләнгән олимпиада һ.б.

12-15 апрель көннәрендә яшь галимнәр һәм студентлар өчен “Тукай укулары-22” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үтә. Заманында “Тукай җәмгыяте”, Г.Тукайның әдәби музее һәм Казан дәүләт университеты белән берлектә оештырып җибәрелгән “Тукай укулары” конференциясе Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын барлауда, өйрәнүдә зур өлеш кертә, ел саен үткәрелеп, шагыйрь биографиясендәге һәм шигъриятендәге яңадан-яңа сәхифәләрне ача. Бу конференция быел 22 нче тапкыр уздырыла! Оештыручылар булып  Казан федераль университеты,  Татарстан Язучылар берлеге, Габдулла Тукай әдәби музее һәм Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте санала.

Пленар утырышның тантаналы өлешен өчен Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар Институты директоры урынбасары Рамил Хәмит улы Мирзаһитов  ачып җибәрде. Конфереренциянең шәрәфле кунаклары Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, Бөтендөнья татар Конгрессы вәкиле, танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Фидаил кызы Гарипова, Г.Тукайның әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Фәрдин кызы Төхвәтова, аспирант, яшь шагыйрь Булат Ибраһимов үз чыгышларында шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына бәйле гаҗәеп кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр, әдипнең шигырьләрен укыдылар.

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Резеда Сәләхова һәм Гүзәл Галиуллина башкаруында Г.Тукай шигырләре яңгыравы,   Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры артистлары тарафыннан Г.Тукайның “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” поэмасына нигезләнеп

сәхнәләштерелгән өзек куелуы (режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Русиянең атказанган артисты Ринат Әюпов) залны җәлеп итте.  Институтыбызның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студенты Динара Хәбибуллина үзе тәрҗемә итеп, Г.Тукайның “Дусларга” шигырен үзбәк телендә тәкъдим итте. Г.Тукайның “Туган авыл”  шигырен Кытайдан  Балхынай Нурлан кызы башкаруында ишетү һәммәбезнең күңелендә милләттәшләребез белән  горурлану хисен көчәйтте.

Конференциянең тантаналы өлешеннән соң эш секция утырышларында дәвам итте. 12 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә башланып, 13 апрельдә КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында дәвам иткән“Тукай укулары-22” конференциясе 15 апрель көнне Г.Тукай каберенә чәчәкләр кую, Г.Тукай әдәби музеенда “Төп нөсхә көне”ндә катнашу чаралары белән тәмамланачак.

Г.Тукай иҗаты XXI гасырда да әһәмиятен югалтмый, татар халкының  дөнья аренасында үзенең хаклы урынын табуга зур омтылыш ясаган  чорында, аеруча көчле, мәгънәле булып яңгырый.  Тукай әсәрләре ХХ гасырның буеннан буена татар халкының юлдашына, әйдәп баручысына, телдән төшмәс хаклы сүз үрнәгенә әверелә.

Татар әдәбияты кафедрасы