08 апреля 2016
Киштәләрдә халкым байлыгы!

Күк йөзендә язгы кояш нурлары елмаеп, җылы җилләр битләрне иркәләп назлаган чагында, яшь күңелнең каядыр ашкынуы һәм каядыр талпынуы табигый хәл. Шул сәбәптәнме, әллә башка көч этәрдеме - без, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең 4 курстагы 10.2-202 төркем студентлары, Таһир Шамсегалиевич җитәкчелегендә  Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенә юл тоттык. “Әдәбият чыганаклары белеме һәм текстология” курсын укыган вакытта ук, сирәк очрый торган китаплар һәм кулъязмаларны тотып карыйсы, күрәсе килгән иде безнең.  Мәгаллимебез хыялларны чынга ашырды.

Мирасханәнең ишеген ачып керүгә, студентларны бүлек мөдире Гомәров Илһам Госманович елмаеп, күтәренке кәеф белән каршы алды. Ул иң беренче эш итеп, биредә эшләүче хезмәткәрләр белән таныштырып чыкты. Зөфәр Рәмиев һәм Марсель Әхмәтҗанов кебек олы галимнәр белән аралашу бәхетенә ирештек. Алар үзләренең эшчәнлекләре турында да  кыскача гына сөйләп үттеләр.

Мирасханәнең беренче катында махсус технологияләр белән җайлаштырылган бүлмәләрдә сирәк очрый торган китаплар һәм кулъязма материаллар саклана. Алар аерым бер тәртиптә урнаштырылган. Ел саен әлеге материалларны барлап тулыландырып торалар. Хәзерге вакытта Үзәктә 208 фонд (якынча 50000 берәмлек материал) бар. Тупланмадагы материаллар фәнни кулланышка да кертелгән. Шулай ук Үзәкнең тупланмасы халыкара танылу да алган. Кулъязмаларны киләчәк буыннарга саклап калу максатыннан, электрон вариантларын булдыру өстендә дә җитди эш алып барыла.

Габдулла Тукайның шәхси кулъязмалары һәм фотосурәтләре белән танышу безнең өчен иң зур вакыйга булды. Бөек шагыйребезнең әлеге мирасы бүгенге көнгә кадәр саклануы зур могҗиза бит. Шагыйребезне янәдән искә алдык, хәтерләрдә яңарттык. Китаптан укып белү бер, ә шәхсән үзең танышып, кулыңа алып карау гел икенче нәрсә икән! Зөфәр Рәмиев тә текстолог буларак Тукаебыз академик нәшеренең 5 һәм 6 томнары һәм Тукай энциклопедиясе турында берникадәр мәгълүмат бирде. Шагыйрьнең академик басмасының өр-яңа 5 томын кулыбызга алып карадык. Шулай ук Фатих Әмирханның да шәхси хатларын, “Яшьләр” драмасының кульязмасын укып карадык. Күңелләребезгә шатлык-сөенеч һәм  горурлык хисләре иңде. ,

Әлеге “зур дөньяга” оештырган кечкенә сәяхәтебез өчен университет җитәкчелегенә, институтыбыз директоры Р.Р. Җамалетдиновка, бүлегебез мөдире Ә.Ш. Юсуповага, укытучыбыз Т.Ш. Гыйлаҗевка чиксез зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бер мизгел эчендә гасырлар буена тупланып килгән бай тарих белән танышып чыга алуыбызга чиксез шатландык. Киләчәктә, бәлки, безнең дә әлеге өлкәгә караган хезмәтләребез дөнья күрер, үз өлешебезне дә кертергә насыйп булыр, дигән теләктә калабыз. Әлеге изге гамәл студент елларының иң истәлекле вакыйгаларының берсе булып күңелләрдә әле озак еллар буена сакланыр.

Источник информации: 10.2-202 төркем студенты Маннанова Альбина