31 марта 2016
Мәгълүмати сугыш

30 нчы март көнне КФУның Югары журналистика мәктәбендә “Социаль челтәрләрдә мәгълүмати сугыш: стратегиясы һәм максаты” дигән “түгәрәк өстәл” үткәрелде.
Анда ректор Илшат Гафуров, Социаль-фәлсәфи һәм массакүләм гаммәви чаралары институтын студентлары һәм укытучылары, шулай ук гаммәви мәгълүмат чараларының җитәкчеләре һәм журналистлары катнашты.
“Бүген югары уку йортларының эшчәнлеген билгели торган рейтингта гаммәви мәгълүмат чараларында теге яки бу университетның ни дәрәҗәдә тәкъдим ителүенә зур игътибар бирелә,” – дип, Илшат Гафуров “түгәрәк өстәл” темасының актуальлеген ассызыклады. Әлеге чара аның иницативы буенча оештырылды.
Ректорның сүзләре буенча, бүген Казан университетының репутациясенә зур игътибар бирелә: университет телевидениесе эшли, аның ярдәмендә югары уку йорты турында хәтта иң ерак төбәкләрдә яшәүче халыклар да белә ала. Аlma mater хезмәткәрләре эре халыкара проектларда катнаша, әлеге проектлар, үзләре турында халыкка җиткерегә мөмкинлек бирә.
Журналистика кафедрасы мөдире Светлана Шайхитдинова, конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков һәм башка катнашучылар үз чыгышларында өч сорауга җавап эзләделәр: Социаль челтәрләрдә заманча мәглүмати сугышларның үзенчәлекләре һәм максатлары нинди? Аларның киңәюендә заманча медиатехнологлар нинди роль уйный? Нәрсә эшләргә?
“Бүгенге көндә мәгълүмати сугыш – безнең көндәлек тормышыбызга зур йогынты ясый торган күренеш. Аның төп юнәлеше – яшьләр,” – дип сөйләде Светлана Шайхитдинова. Андрей Большаков сүзләренчә, интернет – ул кагыйдәләр кулланылмый торган аерым бер  киңлек.
Чараның ахырында исә катнашучыларга бер-берсе белән аралашу һәм мәгълүмат алышу мөмкинлеге бирелде.

 

Источник информации: Марсилә Фәхертдинова,