28 марта 2016
Каюм баба эзеннән

Татарның асыл сыйфатларыннан берсе, халкыбызның бер хасияте – китаплылык, дип язган иде Миркасыйм ага Госманов. Миңа калса, моны икенче төрле мәгърифәтлелек дип атарга була. Мәгърифәтлелек дип әй­тәбез икән, табигый, мәгъ­рифәтчеләр алга чыга. Һичшиксез, фидакяр мәгъ­рифәтчеләребез арасында, алгы сафларда Каюм Насыйри тора.

XIX гасыр зыялы татар тормышының кайсы юнәлешен алсаң да, мәш­һүребез анда үз эзен калдырган. Күптән түгел генә Яшел Үзән шәһәренең 10нчы гимназиясендә уздырылган Каюм Насыйри исе­мендәге “Тел гыйлеме һәм әхлакый-эстетик кыйм­мәт­ләр формалаштыруда гуманистик тради­цияләрнең әһә­мияте” дигән ХIV халык­ара яшьләр конферен­ция­сендә шул эзләрне барладылар. 

– Аның һәрбер гамәле, һәр язган китабы татарны алга җибәрүгә, тәрәк­кыят­кә хезмәт иткән. Ул башлаган эшләрне егерменче йөз башында Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибра­һимовлар күтәреп алган һәм милли хәзинәбезгә әве­релдергән. Мине аеруча куандырганы – Каюм ба­баның эшчән­леген өйрә­нүдә уку­чыларыбызның кат­нашуы. Бүген биредә Татарстан балалары гына тү­гел, Чуашстан, Мари Иле республикалары, Әстерхан, Саратов, Нижгар өлкәләре, чит ил укучылары да Насыйри мирасы белән таныша. Теле­безнең, мәгарифе­безнең нин­дилеге, миллә­тебезнең киләчәге безгә, бигрәк тә яшьләргә бәйле. Минем га­мәлем халкыма нинди файда китерә дигән уй беркайчан да башыбыздан чык­масын, күңеле­без­нең тү­рендә торсын иде. Шул вакытта халкыбыз барча кыенлыкларны җиңеп чыгачак, – дип фатихасын бирде анда яшь буынга КФУның мөх­тәрәм галиме, филология фәннәре докторы Хатыйп ага Миң­не­гулов. Би­редә шунысын да өстәргә мөмкин: мо­ңар­чы фән әһел­ләребез Каюм бабаны хал­кыбызның телен, авыз иҗа­тын тирән­тен тик­шергән, туган як тарихын өйрәнгән, кыскасы, дөньяви галим дип тәк­рарлап килә иде. Берничә ай элек кенә аның дин белгече икәнлеге дә ачыкланды. Тәгаен алганда, күренек­ле мәгърифәт­че­без­нең төр­ки-ислам дөнья­сында беренче булып “Миф­тахел-Коръән” – Коръ­ән сүзлеге (конкорданс) төзегәнлеге мәгълүм булды. Галим үзе бу хез­мәтен “иҗтиһадымның иң олысы” дип атаган.

Сер түгел, әле кайчан гына башка милләтләрнең, үз телләрен, мәдәниятләрен дөньякүләм пропагандалаучы, Җир шарының төрле төбәкләрендә эшләп килү­че, Гёте, Сервантес, Конфуций, Пушкин, Юныс Әмре кебек мәшһүр шәхесләр исемнәре белән аталучы институтлары бар; нишләп без һаман бу эшкә алынмыйбыз икән, дип кимсенеп йөри идек. Ниһаять, 2014 елны КФУ базасында, татар телен, мәдәниятен киң колачлы пропагандалау, алга сөрү максатында, Каюм Насыйри институты оештырылды. Әле­ге инсти­тутның эш тәҗ­рибәсе турында кон­ферен­циядә КФУ­ның филология һәм мәдәниятара баг­ланыш­лар институты доценты Ләй­сән Шәяхмәтова сөй­ләде. Дөнья­ның кайсы гына илен­дә яшәми татар. Менә шул милләттәш­ләре­без бе­лән тыгыз мөнә­сә­бәтләр урнаштыру, җирле халыкларны татар мәдәниятенең казанышлары белән таныштырып тору өчен биш җир­дә – Мәскәү, Астана, Санкт-Петербург, Бишкәк һәм Екатеринбург шәһәр­ләрендә әлеге инс­титутның филиалларын – мәдәни үзәкләрен ача башладылар. Бирсен Ходай: быел дөнья читенә – Ав­стра­лиягә барып, Каюм Насыйри үзәге ачарга җые­налар. Бик зур гамәлнең – гыйльми-мәдәни куәте­без­не файдаланып, милләте­безне дөнья сәхнәсендә тәкъдим итүнең бик җитди бер юлы бу.

Мәшһүр бабабыз башлаган эшкә – милли-мәдәни тамырларыбызны барлауга мәктәп укучыларын да ­җә­­леп итәргә мөмкин ич, дип яшелүзәнлеләр әлеге конференцияне оештыруга алынган. Әүвәл район кү­ләмендә генә үткәрсәләр, тора-бара республика кү­ләменә чыкканнар, алты елдан студентларны да катнаштырып, төбәкара ки­мәлдә уздыруга кереш­кән­нәр. Инде быел оештыручылар арасына КФУ да кер­гәч, Кытай, АКШ, Япония, Төркия, Иран, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан вә­килләре дә катнашкач, халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе дип атаганнар аны. Шунысы кызык: әлеге Каюм Насыйри укулары (аны конкурс дип тә әй­тәләр) ике турда үткәрелә икән. Әүвәл катнашырга те­ләүчеләр жюри карамагына фәнни-тикшеренү эш­ләрен җибәрә, аннан икенче турга узган эшләрнең авторлары үзләре Яшел Үзән­гә килеп, секция утырышларында хез­мәтен тәкъдим итә.

– Быел конкурска 900­ләп эш килде. Бу – бик зур сан. Әле­ге эшләрнең 257се финалга узды. Шул эш­ләр­нең авторларын Зеленодолга чакырдык. Башка елларда секцияләрдә генә бү­ләк­ләсәк, быел җиңү­че­ләрне барча катнашучылар алдында, сәхнәгә менгереп бү­ләкләдек. 15 сек­циягә бү­ленеп эшләгәннәр иде. Шунда җиңеп чыкканнарга Каюм Насыйри исе­мендәге алтын медаль тапшырылды. Икенче-өченче урыннарны яулаганнар диплом белән бүләкләнде. Быел жюри составының яртысын диярлек фән докторлары, профессорлар тәшкил итте”, – дип сөйләде безгә жюри әгъзасы, Казандагы 27нче татар гимназиясенең география һәм биология укытучысы, филология фән­нәре кандидаты Ильяс Мө­хәм­мәтҗан.

“Туй үпкәсез булмас, ди­ләр. Катнашучыларның кай­берләре алдынгы урыннарны билгеләү белән ризалашып бетмәде. Ниш­ли­сең, бе­ренче урын берәү ге­нә. Бәлкем алдынгыларны билгеләү шартлары бик үк камил түгелдер. Әмма бик сыйфатлы, җитди хез­мәт­ләр шактый күп иде. Тик­шеренү эшләре шактый сый­фатлы башкарылган. Беренче чиратта эшләрнең актуальлеге, яңалыгы, ав­тор­ның тәкъ­дим итә белү осталыгы исәп­кә алынды”, – дип ка­нә­гатьләнү белдерде ахырда эксперт сыйфатында катнашкан, тарихи эш­ләрне күздән кичергән РИУ­ның теология факультеты деканы Габдулла Шәңгә­рәев. 

Анда ниндирәк эшләр катнашты икән, дип кызыксынучылар өчен берни­чәсен атап китәргә мөмкин. “Япон канзашасын һәм татар халкының тырнак алмалау технологиясен куллану” (Яшел Үзәндәге 16нчы мәк­тәп укучысы Айгөл Кәри­мова). “Татар телен чит тел буларак өйрәнү үзен­чәлек­ләре” (Токиодан магистрант Юто Хасияма). “Гади һәм җиңел генә татар теле турында” (Чаллыдагы 60нчы мәктәп укучысы Дарья Сенаторова). “Каюм Насыйри эзләре суынмас. Олы Ачасыр авылы буенча виртуаль сәяхәт“ (Яшел Үзән­дәге 7нче мәктәп укучысы Гөлназ Сәла­хет­ди­нова). “Каләмнән тамдырып канымны... Сирин Батыр­шин­ның тормыш юлы һәм иҗа­ты” (Чаллыдагы 60нчы мәк­тәп укучысы Лилия Нә­биуллина). “Төрки халык­ларның рухи мәдә­нияте” (Астанадагы Гумилев исе­мендәге Евразия университеты магистранты Аягоз Кожабекова). “Татар телендәге ойконимик терминнар һәм Балтач районында алардан ясалган җир­ле атамалар” (Балтач районының Салавыч лицее укучысы Зәлидә Хөсәенова). Эшләрнең кү­бесе татар филологиясенә һәм туган якны өйрәнүгә карый. Шунысы кызык: соңгы елларда гуманитар өлкә белән генә чикләнеп калмыйча, математика, физика, биология, химия, география, геология юнәлеш­лә­рендәге эшләрне дә катнаштырып, төгәл фән­нәрне үз итүче укучыларның хез­мәтен дә укып-тикшереп бәялиләр хәзер.

Ахырда шуны да әйтми­чә кала алмыйм. Берничә ел инде Яшел Үзән шәһәре җи­тәкчеләре, 10нчы гимназия каршында Каюм Насыйри бюстын куячакбыз, дип вәгъдә бирә (уку йорты мәгъ­­рифәтчебез исемен йөртүче урамда урнашкач, бик табигый, урынлы булыр иде бу). Ни кызганыч, мәш­һүр мәгъри­фәтчебез­нең 190 еллыгына да өлгертә ал­мадылар. Менә Каюм бабаның 191 еллыгы да узып китте. Бюст һаман юк. Шуңа­мы быел шәһәр җи­тәкче­ләреннән берәү дә күзгә чалынмады конфе­рен­циядә. Халыкара статус алгач, түрә­ләр күбрәк тә булыр дип гөманлаган идек без.

 

Рәшит Минхаҗ

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 42, 29.03.2016/)

http://vatantat.ru/index.php?pg=678