26 марта 2016
Үзәк сайлау комиссиясенең ишеген ачып...

 Казан Федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының 4 нче курс студентлары Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе эшчәнлеге белән танышты. Журналистлар белән Үзәк сайлау комиссиясе ничек бәйләнгән? Алда илебезне нинди сайлаулар көтә? Сайлауларга нинди үзгәрешләр кертелгән? Туган шушы сорауларга Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе председателе урынбасары Каменькова Валентина Николай кызы җавап бирде. 
Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының Үзәк сайлау комиссиясе белән тыгыз бәйләнешенә Флорид Әгъзамов сәбәпче икән. Ул заманында “Избиратель Татарстана” дигән журналның редакторы була. Валентина Каменькова студентларны Үзәк сайлау комиссиясе эшчәнлеге белән таныштырды, сайлаулар буенча каралган яңа законнар, үзгәрешләр турында да сөйләде. Журналистика белән сәясәт тыгыз бәйләнгән. Һәрбер журналист үз илендә булган яңалыклардан хәбәрдар булып, үз иле өчен янып-көеп яшәргә тиеш. Очрашуның бер максаты булып, яшь журналистларны яңа үзгәрешләр белән таныштырудан тыш, сайлауларның әһәмиятен, зур масштабларга ия булуына да төшендерү тора. Яшьләр белән мондый очрашулар сентябрь аенда тагын да ешая чөнки 2016 елның сентябрендә безне 7 нче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көтә. Бу датаның бер әһәмияте – 27 нче апрельда Россия дәүләтенең беренче Думасын сайлауга 110 ел була. Ә иң беренче Дума исә 1906 сайлана. Бүгенге көндә Дәүләт Думасыда 450 депутат утыра. Яңалыкларга килсәк, алар түбәндәгедән гыйбарәт. 2007, 2011 нче елларда сайлаулар пропорциональ системада узган булса (кандидатлар сәяси партияләрдән генә тәкъдим ителгән), 2016 нчы елда Дәүләт Думасы депутатларын сайлау циклы кушма система буенча узачак. Бу 225 депутат сәяси партияләр исемлеге буенча сайланачак, ә калган 225 депутат бер мандатлы округлардан тәкъдим ителәчәген аңлата. Округларда тәкъдим ителгән кандидатларның үзара көрәшергә мөмкинлеге булачак. Россия Федерациясендә барлыгы 77 сәяси партия теркәлгән, аның 75 сайлауларга үз исемлекләрен тәкъдим итә ала. Бөтен Россия Федерациясе 225 округка, ә Татарстан Республикасы 6 округка бүленә. Бер округка 500 мең тирәсе сайлаучылар туры килә. Элек кандидатлар сайлау участокларына берничә күзәтүче җибәрә алган булса, быелгы үзгәрешләр буенча һәр сәяси фиркадән 2 дән артык күзәтүче булырга тиеш түгел һәм алар үзләре теркәлгән участокта гына күзәтә ала. Сайлау законнары буенча, сайлау участогына теркәлгән күзәтүчеләр хокукны бозса, суд карары буенча гына сайлау участогыннан чыгарыла ала. Тагын бер мөһим яңалык: дебатларда кандидатлар, яисә сәяси партиялар мәҗбүри катнашырга тиеш. Үзгәрешләр  Гаммәви мәгълүмәт чараларын да читләп узмый. Сайлау вакытында алар катгый тәртипләргә буйсынырга тиеш булалар. Мәсәлән, гаммәви мәгълүмәт чаралары сайлау алдыннан 3 көн кала сайлау участокларна теркәлергә тиеш. 
Булачак журналистлар Россия Федерациясенең сайлау комиссиясе системасы, алар өстендә торган бурычлар белән дә танышып чыктылар. Аннан тыш студентларны чит илләрдә үткәрелгән сайлау тәртипләре дә кызыксындырды. Очрашу кызыклы, кирәкле, ә иң мөһиме файдалы узды.

 

Источник информации: Гөлфиназ Нәбиуллина