24 марта 2016
Фән дәрьясы дулкыннарында

2016 нчы елның 24 нче мартында филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова юбилеен билгеләп үтә.

Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире, профессор, филология фәннәре докторы, күренекле тел белгече Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова 1966 нчы елның 24 нче мартында Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында дөньяга килә. 1973-1983 нче елларда шул авылның урта мәктәбендә белем ала. 1983 нче елда Казан дәүләт университеты филология факультетының татар бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, 1988-1990 нчы елларда татар теле кафедрасында ассистент  булып эшли. 1990-1993 нче елларда күренекле галимә Ф.С. Сафиуллина җитәкчелегендә аспирантура үтә.

1994 нче елда “XIX йөз – XX гасыр башы татар теле үзөйрәткечләре һәм сөйләүлекләренә тарихи-лингвистик характеристика һәм анализ” темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

Хезмәт эшчәнлеген 1993 нче елда Казан дәүләт университетының “Чит аудиториядә татар теле” кафедрасында дәвам итә. 1993-2008 нче елларда ассистент, өлкән укытучы һәм доцент вазифаларын башкара. 2008 нче елдан гамәли лингвистика һәм тәрҗемәчелек кафедрасы мөдире итеп билгеләнә.

2009 нчы елда “Татар теле лексикасын өйрәнүнең лексикографик чыганаклары буларак XIX гасыр татар-рус һәм рус-татар сүзлекләре” темасына докторлык диссертациясен яклый.

2010 нчы елда профессор дәрәҗәсенә ирешә.

2011 нче елдан Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты тәрҗемә белеме һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире, шул ук вакытта тәрҗемә теориясе һәм сөйләм коммуникациясе кафедрасы мөдире вазифаларын үти.

Хәзерге вакытта институтыбызның Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеген җитәкли.

Ә.Ш. Юсупова – 200дән артык фәнни-методик хезмәт авторы. Фәнни эшчәнлеге татар теле лексикологиясе һәм лексикографиясе, тәрҗемә теориясе һәм практикасы,  лингвокультурология һәм татар диаспоралары теле белән бәйле.    

Күренекле галимә халыкара  конференция һәм проектларда актив катнаша. Һәр ел саен чит илләрдә уза торган тюркология конгресс-симпозиумнарында чыгыш ясый.

Фәнни эшчәнлектән тыш, Әлфия Шәүкәт кызы җәмәгать эшләрен дә алып бара: Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Гыйльми советы әгъзасы, Казан федераль университетының Д 212.081.12 диссертация советы рәисе булып тора.

Ә.Ш. Юсупова татар теленнән республика һәм халыкара олимпиадалары эшчәнлегендә, бердәм республика имтиханы биремнәрен, төрле программалар төзүдә катнаша, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы урта мәктәп-гимназияләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларына методик ярдәм оештыру белән шөгыльләнә.

Хөрмәтле Әлфия Шәүкәтовна! Сезнең гомер юлыгыз, педагогик һәм фәнни эшчәнлегегез безнең университет тормышында лаеклы урын алып тора. Сез хезмәттәшләрегезнең, кичәге һәм бүгенге күпсанлы студентларыгызның тирән хөрмәтен казандыгыз. Татарстан фәнни җәмәгатьчелеге Сезне тынгысыз, эзләнүчән һәм максатына ирешүчән галимә дип белсә, меңләгән студентлар өчен Сез – игътибарлы, эчкерсез, кайгыртучан остаз-укытучы. Озак еллар буена тупланган педагогик һәм фәнни тәҗрибәгезне, гыйльми потенциалыгызны бик теләп башкалар белән уртаклашасыз, туган телебезне, аның бәяләп бетергесез рухи байлыгын саклап калуда һәм аны киләчәк буыннарга илтеп җиткерү кебек изге эштә Сезнең энергиягә, көч-куәтегезгә сокланмый мөмкин түгел.

Гомуми һәм төрки тел белеме кафедрасы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Тормыш дәрьясында канатларыгыз һәрчак нык, офыкларыгыз киң, юлларыгыз туры, юлдашларыгыз тугры булсын! Сезгә чиксез шатлыклар, сәламәтлек, эшегездә һәм шәхси тормышыгызда унышлар телибез. Хезмәттәшләрегезнең һәм шәкертләрегезнең хөрмәтен тоеп, яңа фәнни үрләр яулап, озак еллар эшләргә язсын!

 

Ихтирам белән, хезмәттәшләрегез.