16 марта 2016
"Мин татарча сөйләшәм" акциясе алдыннан…

14  нче март көнне Казан Федераль университеты Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты кысаларында гаять үзенчәлекле концерт куелды. Үзенчәлекле булмау мөмкин дә түгел, чөнки әлеге чара актлар залында түгел, ә институтыбызның фойесында үзды! Ни өчен анда? Кемнәр әлеге импровизаторлар? Аларның чыгышларын студентлар ничек кабул итте? Без барысына да җавап табарга тырыштык.

Иң беренче чиратта, әлеге концертны оештыручы Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллинга мөрәҗәгать иттек:

- Тәбрис, әлеге чараның максаты нидән гыйбарәт?

- Безнең унберенче тапкыр “Мин татарча сөйләшәм” акциясе узачак һәм аның алдыннан без һәрвакытта да кызыксыну уяту өчен төрле ВУЗларга, урамнарга чыгып төрле чаралар үткәрәбез һәм шуларның берсе – хәзерге концерт. Без Рәдиф Кашапов һәм “ОSCAR” төркеме белән килдек. Гомумән, яшьләрне татар альтернатив музыкасы белән таныштырырга, шундый хәрәкәт бар икәнлеген күрсәтергә телибез. Татарча мондый уникаль камера музыкасы (берничә музыкаль инструмент яки берничә тавыш башкара торган музыка әсәрләре – авт.) беркая да юк.

Рәдиф Кашаповка да чыгышыннан соң берничә сорау бирдек:

- Рәдиф абый, чыгышыгыз өр-яңа, кызыклы, көтелмәгән форматта булды. Ни өчен фойеда?

- Без Яруллин белән сөйләшеп утырганда концертлар ясарга кирәк дигән фикергә килдек һәм иң беренче чиратта әлеге институтта ясарга булдык, чөнки башка җирдә күп кеше бер сүзне дә аңламый, ә менә татар филологиясе - ул шундый урын, кешеләр монда татар телен профессиональ дәрәҗәдә өйрәнә. Шулай итеп, без концерт куярга карар кылдык, әмма традицион рәвештә түгел. Әйе, монда актлар залы бар, ләкин минем өчен анда чыгыш ясау авыррак, чөнки иҗатны турыдан-туры кешегә карап тәкъдим итәсе килә. Һәм без менә дигән ысул таптык: фойены сайладык.

- Татар филологиясе бүлеге студентларына карата әйтәсе килгән фикерләрегез?

- Минем хәзер кәефем күтәренке, чөнки күрәм: кеше тыңлый, бу аларга тәэсир итә. Мәсәлән, халык арасында җырлаганда, кешеләр, гадәттә, ритмга, аһәңгә карый. Ә монда ничектер сүзне әйтәсең дә, яшьләр шундук аңлап ала. Кемгәдер ул тия, күңеленә үтеп керә, кемдер көлеп җибәрә, тәэсирләнә. Шуңа күрә монда чыгыш ясау миңа бик тә ошады.

Чыннан да, институтыбызда кунакта булган яшь җырчыларның иҗаты мәгънәле һәм шул ук вакытта бик экстравагант. Ә бу исә, янып тора торган бүгенге көн татар яшьләре күңеленә хуш килә торган әйбер. Мондый чаралар булу мөһим. Алар неординар фикерләү һәм киң күзаллау булдырырга ярдәм итәләр.

Концертны оештыручы Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова, тәрбия эшләре буенча бүлек ярдәмчесе Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы, Тәбрис Яруллин, Ильяс Гафаров, Рәдиф Кашапов, “OSCAR” төркеменең вокалисты Оскар Юнысов, бас гитарада уйнаучы Айдар Закиров, гитарада – Фәрхәд Сибгатуллин, клавишлы инструментта уйнаучы Гүзәл Сабировага зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Татар альтернатив музыкасы белән яхшырак танышырга теләүчеләрне 18нче март көнне, Спартаковская урамы, 2 адресы буенча, сәгать 19:00дә "Мин татарча сөйләшәм" җанлы музыка конкурсының җиде ярымфиналисты иҗатын тыңларга чакырабыз . Рәхим итегез!

Источник информации: II курс студенты, Алия Мәссарова