14 марта 2016
Сабада укучылар белән очраштык

Саба районында берничә ел рәттән мәктәп балалары һәм 35 яшькәчә иҗатка тартылган егет һәм кызлар арасында “Серле каләм” иҗат бәйгесе уздырыла. Аны районның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге КФУның татар журналистикасы кафедрасы белән берлектә оештыра. Бәйге Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының “Югары журналистика мәктәбе” җитәкчесе, профессор Васил Гарифуллин исеме белән дә бәйле. Ул заманына практика үтәргә дип нәкъ менә туган ягы – Саба районы газетасына кайткан булган. Беренче иҗат чыныгуларын да ул биредә алган. Мәктәп елларында яшь хәбәрчеләр түгәрәгенә йөргән, аннан район газетасы каршындагы “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсе эшчәнлегендә катнашкан. Шуңа да “Серле каләм” бәйгесенең Васил Гарифуллин исеме белән бәйләнеше юктан гына түгел.
Без берничә ел рәттән Сабага әлеге бәйгегә яшь каләмчеләр белән очрашуга кайтабыз. Ел саен үзенчәлекле эшләр белән танышабыз. Бу юлы иҗат бәйгесендә Явлаштау мәктәбе балаларының иҗат иткән эшләре безне бик сөендерде. Һәм без шул мәктәпкә очрашуга барырга уйладык. Биредә чыннан да бик таланты, шигъри күңелле, үз фикерләрен әйтә торган укучылар укый икән. Алар үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар. Шигырьләрен укыдылар, башка талантларын да күрсәттеләр. Очрашуның икенче өлешендә югары уку йортларына керү таләпләре, бердәм имтихан бирү үзенчәлекләре турында сөйләшү булды. Мәктәп укучыларының вузларга кергәндә баллар җыю, һөнәр сайлау мәсьәләләренә кагылышлы сораулары шактый күп булды. Аларның сорауларына филология фәннәре докторы, татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин һәм татар журналистикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Галиева җавап бирде. Укучылар өчен чын мәгънәсендә файдалы очрашу булды бу. 
Явлаштау мәктәбеннән соң, “Серле каләм” бәйгесенең йомгаклау турына Сабаның балалар иҗат үзәгенә килдек. Безне биредә ел саен җылы каршылыйлар. Бәйге үткәрүче комиссия өчен дә мөмкинлекләр тудыралар. Быел бәйгедә килгән эшләр азрак булса да, эчтәлеге ягыннан бай иде. «Иҗади язмалар» номинациясендә олы яшьтәге мәктәп балалары арасыннан беренче урынга Завод-Нырты урта мәктәбеннән Гөлгенә Вәлиева, урта яшьтәге мәктәп укучылары арасыннан беренче урынга Эзмә урта мәктәбеннән Айнур Гарифуллин, кече яшьтәгеләр арасында беренче урынга Явлаштау урта мәктәбеннән Гөлгенә Галиева лаек  булды. Һәрбер категориядә өч урын билгеләнде. Шулай ук «Мәктәп гәҗитләре», «Наркотикларга каршы көрәш», «Сәламәт яшәү рәвеше» номинацияләре буенча да урыннар билгеләнде. Гомумән, Явлаштау, Түбән Шытсу, Эзмә урта мәктәпләре, Саба гимназиясе иң күп дипломнарга ия булучылар булды. Бәйгедә катнашучы һәрбер укучы кызыксындыру дипломнарына лаек булды. Боларга өстәп бәйгедә катнашучы һәр яшь каләмчегә районның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге акчалата премия тапшырды.  Йомгаклау турында “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбарәкова, Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мөдире Ирек Гарипов та катнашты. 

 

Источник информации: Рәсимә Галиева