11 марта 2016
"Идел-Пресс"ка cәяхәт

        10 мартта журналистика факультетының беренче курс студентлары «Идел-Пресс» полиграфик нәшрият комплексында экскурсиядә булдылар. «Идел-Пресс» - Идел буенда иң зур полиграфик оешма булып санала.

        1971 елдан башлап «Идел-Пресс» газета-журналлар бастыру эшчәнлеге  белән шөгельләнә. Ләкин хәзерге көндә монда инде полиграфик басманың бөтен төрләре дә бар. Реклама буклетларыннан алып, китапларга кадәр. Типография иң яңа төр җиһазларлар белән эш итә. "Алар кешенең сәламәтлегенә зарарсыз", - дип белдерде полиграфия директоры Әскәров Әнәс Тәлгать улы. Биредә студентлар элекеге бастыру машинасын да күрделәр. Ул вакытларда газеталар бастыру өчен күпме көч түгәсе икәнен белделәр. Шулай ук яңа эшләү төре, яңа җиһазлар белән таныша алдылар.  Булачак журналистлар өчен бу һичшиксез зур тәҗрибә, чөнки киләчәктә алар газета-журналлар белән гел эш итәчәкләр. Бирелгән мөмкинлек өчен «Идел-Пресс» хезмәткәрләренә һәм экскурсияне оештыручы Фатыхова Мөршидә апага рәхмәтебезне белдерәбез.

Источник информации: Лилия Әхмәтгалиева