11 марта 2016
Марсель Әхмәдуллин: "Студент вакытта ук мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк"

Марсель Әхмәдуллинны ТНВ каналындагы “Тамчы-шоу”, “Болгар радиосы”ндагы “Чәк-чәк шоу” тапшырулары аша күбебез белә. Әлеге шәхес КДУның татар филологиясе һәм тарих факультетын (хәзерге вакытта -  Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге) тәмамлаган. Шуңа да аның белән әңгәмә абитуриентлар һәм студентлар өчен дә бик кызыклы булыр дип уйлыйм.

- Марсель абый, сез татар филологиясе бүлеген  ничек сайладыгыз? Алдан ук планлаштырган идегезме, яки көтелмәгәндә килеп чыктымы?

- Мәктәптә укыган вакытта мин татар теле, әдәбиятыннан олимпиадаларда бик теләп катнаша идем. Шулай итеп миндә татар филологиясе бүлегенә укырга керү теләге уяна башлады. Моңа минем татар теле укытучысының да йогынтысы бик зур булгандыр дип уйлыйм. Аның дәресләрен без бик ярата идек. Аннан соң Н.И. Лобачевский исемендәге конференциягә катнашып, үземнең юнәлеш буенча беренче урын алдым. Конференциянең комиссиясендә безнең институтның укытучылары да бар иде. Алар мине факультетка чакырдылар, шул диплом белән килерсең диделәр. Мин берничә җиргә документларны тапшырдым, әмма минем өчен беренче урында татар филологиясе иде. Комиссиядә миңа “конференция дипломы булгач без сезне алабыз, хәтта башкасына документ биреп тормасагыз да була”, диделәр. Шулай итеп мин КДУның татар филологиясе һәм тарих факультетына татар һәм инглиз теле юнәлеше буенча укырга кердем.

- Студент вакытта укудан тыш нинди җәмәгать эшләренә катнаша идегез?

- Төрле спорт, мәдәни чараларда һәрберсендә диярлек әз-мәз генә катнаша идем. Икенче курста укыганда минем яңа мәшгульлек чыганагы барлыкка килде. Ул да булса – телевидение. ТНВда яшь алып баручылар өчен кастинг игълан ителүен белгәч, мин үземне сынап карарга булдым. Шулай итеп миңа кастинг аша үтеп “Яшьләр тукталышы” тапшыруына башта сюжетлар төшерергә, аннары алып баручы эшчәнлегенә кереп китәргә насыйп булды. Шуңа күрә төрле җәмәгать эшләренә катнашырга вакыт калмый иде, ләкин без ул чараларны тапшыруыбыз аша яктырта идек. Аннары мин радиода яңалыклар хезмәтендә дә эшли башладым.

- Уку вакыты дәверендә кайсы предметлар һәм укытучылар сезнең исегездә калган?

- Һәрбер укытучы да кайсыдыр ягы белән хәтергә кереп калган. Әлбәттә инде Фәрит Юсупов, Хатип Миңнегулов кебек өлкән буын вәкилләре мәңге күңелдә саклана. Шулай ук Таһир Шәмсегалиевич Гыйләҗев та нык истә калган. Ул безне тонуста тота торган бер зур энергия чыганагы иде.

- Актив студентларга ничек итеп укуны һәм башка эшчәнлекне дә берләштерергә? Ничек барысына да җитешергә?

- Иң беренче чиратта үзең өчен приоритетларны билгелергә кирәк. Укырга кергәч инде, әлбәттә, беренче чиратта уку булырга тиеш. Укуны практика белән бәйләү дә бик мөһим. Студент вакыттагы мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк. Мәсәлән, мин икенче курста телевидениедә эшләү мөмкинлеген кулдан ычкындырган булсам, бәлки монда эшләмәгән дә булыр идем.

- Сезгә татар филологиясендә уку тормышта уңышка ирешергә ярдәм иттеме?

- Әлбәттә, телевидение, радиода эшләү өчен дөрес сөйли белү бик мөһим. Бу очракта миңа татар филологиясендә уку бик күпне бирде. Минем эшчәнлектә филолог булуның өстенлеге шунда: мин текстның, җөмләнең, сүзнең ничек төзелгәнен беләм. Мәсәлән, радиода эшләгәндә иң мөһиме – сүз. Монда орфоэпия, фонетиканы яхшы белергә кирәк.

- Татар филологиясендә укучы студентларга нинди киңәшләрегез, теләкләрегез бар?

- Студентларга укытучылар белән тыгыз бәйләнеш урнаштырга киңәш итәр идем. Мөгаллимгә аның фәне белән кызыксынуны күрсәтсәң, үзе өчен дә күңелле була. Шулай ук мөмкин булганча укудан тыш үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карау, башка җәмәгать эшләрендә дә катнашу, уку белән практиканы да бәйләү бик мөһим.

- Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт сезгә!..

Источник информации: Зухра Вильданова