01 марта 2016
Каюм Насыйри исемендәге XIV халыкара фәнни-тикшеренү конференция

4 март көнне Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Каюм Насыйри институты Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Яшел Үзән муниципаль районының 10 нчы номерлы гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе белән берлектә яшьләрнең  Каюм Насыйри исемендәге XIV халыкара фәнни-тикшеренү конференциясен үткәрә.

Әлеге конференция  «Тел гыйлеме һәм әхлакый-эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте» дигән юнәлештә эшләячәк. Бу чарага Рәсәй регионнарыннан, чит илләрдән дә катнашучылар килүе көтелә. 

Планируемая дата события: 04.03.2016