07 декабря 2012
Челтәрле маркетинг борыныңа чиертер

 

Соңгы арада интернетта, газетада гел офиска эшкә чакыралар. “Офиска администратор (менежер) кирәк. Хезмәт хакы югары, эш графигы ирекле!” – кая карама, шундый ише игъланнар эленеп тора. Ни гаҗәп, телефон номерыннан кала башка мәгълүмат юк та юк. Шулай бервакыт интернеттан охшаш игълан табып, шалтыраттым. Мине икенче көнгә үк сөйләшүгә чакырдылар. Билгеләнгән урынга, тиешле вакытка, матур итеп киенеп килдем.

Беренчедән, ул “офисларын” көчкә дигәндә таптым. Калхоз базары янындагы бер сәләмә бина. Эченә кергәч тагы да кызыграк иде: озын, тар, борма-борма каридорлар – “ник килдем”не әйтергә мәҗбүр иттеләр. Нихаять тиешле бүлмәне эзләп таптым. Миңа ниндидер анкета бирделәр. Ләкин ул гади анкеты түгел, психологик тестлар байтак иде. Анкетамны тутыргач, мине ниндидер апа үз кабинетына “баш миләремне чистартырга” алып кереп китте. Мин эшнең нидә икәнен шундук аңлап алдым. Апа миңа туры текст белән түгел, ә тиешле җавапка этәрә торган сораулар белән дуслар, туганнар, хәтта әти-әни сүзен тыңламый, үз башым белән уйларга тиешлегемне аңлатып маташа. Мин башымны аңгырайтып апа ишетергә теләгәнне җавап бирәм. Сөйләшү тәмамлагач, “Сез безгә туры киләсез, иртәгә кечкенә генә конференция булачак, аның өчен ручка белән блакнот алып килегез”, - диде апам.

Икенче көнне ручка, блакнотымны күтәреп конференциягә юл тоттым. Сүз акча хакы турында башланды. Эшчеләр, имеш, күп эшлиләр, ләкин аз хэзмәт хакы алалар, ә кече бизнес белән шөгельләнүчеләр эш вакытын үзләре билгели. Әлегә кадәр фирманың үзе турында бер сүз дә әйтелмәде. Акча белән башны бутагач, ун минут уйларга бирелде. Сүзне фирманың үзе турында башласалар, ярты зар торып китәр иде. Әлбәттә, акча дигәндә кеше юләрләнә. Ә фирма чип-чиста: алар кешене берничек тә көчләмәделәр, ә киресенчә, әле уйларга вакыт та бирделәр. Теләгәннәрнең, лекциянең икенче өлешенә дә калырга мөмкинлекләре бар иде. Мин дә калдым, әкиятнең алга таба борылышы ниндиерәк булыр икән...

Икенче өлеш безнең хыялларыбыздан башланды. Кешегә беренче очракта нәрсә кирәк? Әлбәттә машина, шәһәр читендәге йорт. Һәм безгә боларның барысы да тиз вакытта булачак дип вәгъдә бирделәр. Безгә бары тик бирегә килгән безнең ише кешеләргә шундый ук лекция үткәрергә, әлеге Кытай фирмасының продукциясен сатырга һәм мөмкин булган җирдә эшкә чакыру игъланын элергә кирәк иде. Алга таба моны түзеп утырырлык хәлем булмады. Тордым да, чыгып киттем.

Җәмәгать, бу көлке хәтта. Бөтен Европа буйлап кибетләре төзелә, Рәсәй базарында инде 7 ел эш итәләр имеш. Ләкин нигә соң шундый бай, популяр булган фирма Колхоз базары янындагы сәләмә бинада урнашкан?! Ни өчен соң әлеге фирма турында беркем берни белми? 7 ел өчендә, шундый зур фирма Рәсәйдә кибет төзи алмаган, безгә ни вәгъдә итәләр соң алар!

Источник информации: Илсөя Тимергалиева