01 декабря 2012
Ел ахырына кадәр Казанда 3 Wi-Fi ноктасы барлыкка киләчәк

 

Казан мэры Илсур Метшин яшьләрне кулларында сыра һәм аракы  түгел, ә ноутбукларын тотакн килеш ял итәргә өнди.

 

Ел азагына кадәр Казанда тагын 3 ял итү паркы Интренет челтәренә чыгу белән тәэмин ителәчәк. Бу нокталар Петров паркында, “Кара күлдә” һәм Мир урамы буенча урнашкан скверда барлыкка киләчәк. Бүгенге көндә шәһәрдә ачык һава шартларында шундый Wi-Fi га тоташу мөмкинлеге булган 7 урын бар инде. Провайдер мәгълүматларына караганда, бу җәйдә шушы мөмкинчелек белән 2000 гә якын казанлы кулланган.

-         Җәмәгать урыннарында Интернетка чыгу нокталары җитеп бетми безнең шәһәрдә. Яшьләр өчен бу берникадәр файдалы ял да булыр иде. Аларны паркларда, урамнарда сыра белән түгел, ә нәкъ тә ноутбук тоткан килеш күрүе, минемчә, күпкә әйбәтрәк булыр иде. Чыннан да, бу бик әйбәт проект булыр иде. Алкоголизм, тәмәке тартуга каршы менә дигән чара дип тә билгеләп узарга була моны.

Яшь буын гына  түгел, хәтта олылар да бүгенге көндә күп вакытларын Интернет челтәрендә үткәрә. Димәк, саф һавада Интернет нокталарын булдыру – барыбыз өчен дә кирәкле. Күп кенә студентлар шулай ук югары уку йортларында, җәмәгать транспортларында да Wi-Fi белән тәэмин ителгән нокталарын булдыруны сорап мөрәҗәгать итә. Минемчә, аларның теләкләрен шулай ук шәһәр хакимияте ишетмичә калмас дип уйлыйм.

Источник информации: Әлмирә Әгъзамова Фото:www.yuga.ru