30 ноября 2012
Кар кызы булып карадым...

  Урамда беренче кар төшү белән тирә-якка Яңа ел шаукымы тарала. Кибетләрдә чыршы уенчыклары, ясалма булса да, күңелгә яңа ел рухы өстәп торган чыршы ботаклары, ялтыравыклы кыңгыраулар. Бәйрәм рухы миңа кагылдымы, ирексездән мәктәптә укыган чакта ничек итеп кар кызы булып йөргәнем исемә төшә. 11 сыйныфта Яңа ел бәйрәме ...

Тиктормас, чамадан тыш шаян, берсеннән – берсе шук булган башлангыч сыйныфлар арасында үземне күз алдына да китермәгән идем. Хәтта кар кызы булырга ризалык биргәнем өчен үкенеп тә куйдым... Ләкин ялгышканмын. Балалар арасында үзем дә кабат кайгысыз балачакка кайттым... Хәер, шуклыклары начар гадәт түгел, ә уңай сыйфатларының берсе икән...

   Яңа ел шаукымында апабыз сыйныфтан кар кызы белән Кыш бабай сайларга кушкач, арабыздан беребез “Нигә соң алар, Кыш бабайга барыбер ышанмыйлар бит “, - дип әйтеп ташлады. Башкалар да аңа кушылдылар. Чыннан да,  Кыш бабай үткәндә калды, аңа ышанмыйлар...

    “Кыш бабай белән Кар кызы булырга тиешләр, алар Яңа елның символлары”, - диде апабыз. Бу сүзләр безенең бәхәсне челпәрәмә китерде...

 

“Ары баса Кыш бабай...”

    Йокыдан иртән үк  уяндым. Ашап – эчеп киендем дә – мәктәпкә. Башлангыч сыйныфларның “Яңа ел” ы сәгать сигездә үк башланачак, шуңа да иртәләдем. Кар кызы киемнәрен кигәч, дустым Кыш бабай ( ул сыйныфташым Равиль иде) белән бәйрәм үтәчәк бинага юнәлдек. Зу-у-у-ур капчык күтәргән Кыш бабай белән Кар кызына шунда ук игьтибар бирелде. Бәйрәм карарга кергән мәктәпкәчә яшьтәгеләргә бигрәк тә сәер тоелды бу. Кайберләре йөгереп, куркып качты, ә кайберләре бармагын янә чыккан сөт тешләренә кабып , карап тик тора бирде. Нишләтәсең, һәр кешедә үзенчә караш инде ул...!

     Менә матурлап бизәлгән бәйрәм залына кердек. Балалар белән исәнләшеп, Яңа ел белән тәбрикләдек. Шуннан башланды инде күңелле уеннар, җырлар... Безне уратып алалар да, әле матур көй сузалар, әле биеп җибәрәләр.  Болар барысы да безгә булуын белгәч бигрәк күңел сөенә... Күпме кабатлап, тырышып өйрәнгәннәр бит, балакайлар.Самимилек күзләрне дә яшьләндерде хәтта. Уеннарда да калышмадылар, җиңүчеләгә Кыш бабай үз бүләген тапшыра килде. Күңелемә бигрәк тә икенче сыйныф чыгышы кереп калды. Бик матур җырладылар...

Хәзерге балалар-замана балалары инде, сүз дә юк. Кыш бабай бүләкләр алган арада сакалын да тартып карадылар, бияләйләрен дә салдырып алып килеп куйдылар. Кече сыйныфтагы бер кыз минем янга килде дә:

 - Сине беләм инде, 11 сыйныфта укучы апа. Ә теге абый кем ул, танып кына булмый, - диде. Кыш бабай дип тарткалашсам да ышанмый китеп барды.

  “Кыш бабайга ышанмыйм...”

    Бәйрәмнән соң без чын йолдызлар идек инде. Безнең белән фотога тешүчеләр бик күп булды. Беренче сыйныфларга бүләк тапшыруны да истән чыгарып булмас, бугай. Бүләк алырга килгән балалар “яшт” иттереп бүләкне тартып алалар да урыннарына йөгерәләр. Әллә Кыш бабайны әкияттәге дию, албастыларга тиңлиләр инде?! Сыйныфның бизәлешенә дә күз салып үттек. Анда күбесенчә кибет уенчыклары, кулдан эшләнгәннәре бик сирәк. Ә без бары үз кулларыбыз белән ясап бизи идек... “Хәзер бит укуы да катлауланды, без алар кебек вакытта бары катырга гөмбәләр генә саный идек”,- дип сөйләнә укытучылар. Аларның сүзләрендә дә хаклык бар...

   Залда кечкенә буйлы беренче сыйныф малаен очраттык.  Авызына әллә шоколад, әллә башка сый “төягән” көчкә әйләндерә. “Син, Кыш бабайга ышанасыңмы”, - дип сораган идек, “юк” дип җавап кайтарды. Ә без бу яшьтә ышана идек, ничек кенә әле... Иң мөһиме Кыш бабайга түгел, ә могьҗизага ышанырга кирәк! Могҗизага һәрчак урын бар ул, дип нәтиҗә ясадым үземә...

    Бәйрәмдә тамаша кылып аяктан елылгач безнең кулларга да бүләкләр китереп тоттырдылар. “Яңа елда бабалар күңелен күргән өчен” . Бу безнең арган йөзләребезгә елмаю өстәде. Барлык балаларга да бүләк өләшкән Кыш бабайга да бүләк алу икеләтә күңелле, минемчә.

  Яңа ел шаулап килде, шулай китеп тә барды. Кар кызы булу миңа бик ошады. “Балаларны яратуың күренеп тора, “ диделәр үземә. Хәер, бик тырыштым инде...



Источник информации: Алсу Нургатина 2 курс Фото:http://img-fotki.yandex.ru