30 ноября 2012
Театр сораулар куя

25 нче ноябрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Мулла” спектаклен карарга килдем. Юктан гына түгел... “Мулла” әсәрен Әтнә дәүләт драма театры сәхнәләштергән вариантта караган идем. Максатым - аларның икесен чагыштыру. Шулай ук камаллыларның премьера көннәреннән соң әлеге спектакль турында тамашачы сөйләп, үз фикере белән уртаклашып туя алмады. Нәтиҗәдә кызыксынуым икеләтә артты.

Спектакль башланырга бер сәгать кала Г.Камал театры бинасы янында халык гөжли иде инде. Ә соңга таба фойе төрле яшьтәге буын вәкилләре белән тулды: ак яулыклы әбиләр, таякка таянган бабайлар, урта буын, яшьләр... Бизәкле ишекләр ачылуга, халык тамашачы залына ашыкты. Менә монда башланды ыгы-зыгы: билетлары булганнар ипләп кенә үз урыннарына агылдылар, кайберәлүләр өстәмә урындыкларны күзләде, икенчеләр сәхнә кырыендагы баскыч буенча тезелешеп киттеләр, ә калганнар ишек төбеннән басып карарга мәҗбүр булдылар. Ләкин берничә сәгатьлек фәлсәфи спектакльне барысы да бер сулышта карады. Урыны белән тамашачы көлеп тә алды, кайчак сискәнеп, шүрләп тә куйды. Кыскасы, спектакль бик җанлы үтте.

Спектакль тәмамлануга бер төркем халык тамаша залыннан чыгарга ашыкмады. Чөнки иң кызыгы әле алда иде. Сәхнәдә тезелеп киткән урындыкларга Г.Камал театрның баш режиссеры Фәрит  Рифкат улы Бикчәнтәев, сәхнә бизәлеше өчен җаваплы Сергей Скоморохов һәм “Мулла” спектаклендә уйнаган барлык артистлар берәм-берәм чыгып утырыштылар. Театрда тамашачы белән фикер алышу булачагы игълан ителде...

Әлеге традиция 1960-70 елларда алып барылган. Һәрбер спектакльдән соң тамашачы белән очрашу узган. Анда тамашачылар үз фикерләрен әйткәннәр, сораулар биргәннәр. Г.Камал театрының бу традицияне яңартуына берничә сәбәп бар. Беренчедән, бу Туфан ага Миңнуллин әсәре. Ул якты дөньядан киткәч, Г.Камал театры аның әсәрләренә, бигерәк тә “Мулла”га аерым игътибар биргән. Бу әсәр белән очрашу тарихы болаерак булган. Туфан ага Миңнуллин Г.Камал труппасына 2 пьеса алып килгән: “Мулла” һәм “Дивана”. Сезон ябылыр алдыннан ике әсәрне дә труппага укыганнан соң, фикерләр икегә бүленгән. Нәтиҗәдә, камаллылар “Диванага” тукталган. Туфан ага куелган спектакльдән кәнагәть калган, әмма очрашкан саен режиссёрдан: ”Кайчан “Мулланы” куясың”, - дип сорый торган булган. Беренчеләрдән булып бу әсәрне Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт Драма театры куйган, аннан соң Минзәләлеләр, Әтнәлеләр сәхнәләштергән.

Әсәрнең финалын үзгәртеп куярга Фәрит Бикчәнтәевкә Туфан ага үзе ризалык биргән, бу аның фатихасын алып эшләнгән эш. Быелгы август аендагы дин әхелләренә карата булган җинаятьтән соң, Г.Камал труппасы фикеренчә, бу әсәргә вакыт җиткән.

Тамашачы белән очрашуда беренче сүзне Г.Камал театрның баш режиссеры Фәрит  Рифкат улы Бикчәнтәев алды. “...Сезнең (тамашачы) белән очрашу  мөмкинлеге  гел туры килми. Бүгенге очрашуда сораулар булыр, фикерләр булыр. Спектакль – ул тере организм. Ул тамашачы белән бергә яши, үсә, үлә. Шуңа күрә бу очрашуның мәгънәсе зур, спектакльгә яңа җан өрелер дип уйлыйм”, - дип башлады ул сүзен.

Иң беренче булып тамаша залыннан режиссерга бөтен халыкны борчыган сораулар яңгырады:

-         Туфан Миңнуллин әсәре буенча, мулла исән кала. Сез ни өчен мулланы үтердегез?

-         Туфан абыйны мин яхшы белә идем. Аның әсәрендәге финал примитивырак булды. Туфан абый үзе дә үзгәртергә каршы түгел иде дип беләм.

-         Әсәр көчлерәк иде кебек?

-         Димәк Туфан әсәрләре яши дигән сүз.

-         Татар авылын  караңгылыкка баткан итеп күрсәтәсез!

-         Татар авылы турында гына түгел әсәр, илебез турында, аның имансызлыкка кереп батуы турында.

Декорациягә дә тамашачы зур игътибар биргән. Мин дә алар фикере белән тулысынча килешәм. Дөрестән дә, сәхнәдә авыл өе бик караңгы, ташландык итеп бирелде. Аның авыр шыгырдап ачылган ишеге, диварларындагы куе кызгылт төсе, өске өлешендә чыгып торган чыбыклары күңелгә шом кертте. Мин бер мәлгә сурәтләнгән татар өен русларның чиркәвенә дә охшаттым. “Кызыл диварлар нәрсәне аңлата соң?” – дигән сорауга Сергей Скоморохов: “Кызыл түгел ул, ә күгәргән стеналар”, – дип җавап биргәч, тамашачы аптырашта калган кебек тоелды. Шулай ук спектакль башында Әсфәндиярнең өе нинди булса, Налимә килгәннән соң да шундый ук булып калды. Бәлки йортка хатын-кыз килүне белдереп, декорациягә үзгәреш кертү дә дөрес булган булыр иде.

Очрашуда шулай ук тамашачы спектакльгә һәм Г.Камал тетрына карата фикерләрен дә җиткерде. Мисалга, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева барыннан да канәгать калуын әйтте: “Яшьләрне тәрбияләүдә зур өлеш кертерлек әсәр. Бүгенге көн тасвирланган. Гыйбрәт алырлык спектакль! Яңа татар артистлары пәйда булган. Бу театр өчен бик әйбәт”.

Тамашачылар белән фикер алышу вакытында төрле сораулар бирелде, ачыклыклар кертелде. Ләкин, миңа калса, артистлар һәм режиссёр яңгыраган тәкъдимнәргә бары аклану гына эзләде кебек: әллә үз фикерләрен бирәселәре, әллә тәкъдимнәргә колак саласылары килмәде. Шунысы да игътибарны җәлеп итте, бер тамашачы бик кызыклы һәм шул ук вакытта җете соравын яңгыратты: “Күп әсәрләрдә җаваплылыкны киләчәк буынга калдырабыз. Кайчан без җаваплылыкны балаларга калдырмыйча үз кулыбызга алырбыз?”. Әмма әлеге сорауга артистлар да, режессёр да төгәл җавап бирә алмадылар.

Туфан Миңнуллинның “Мулла” әсәрен сәхнәгә куючы Г.Камал театры труппасына карата фикерләр төрле булу бик яхшы. Тискәреме алар, әллә уңаймы – иң мөһиме халык битараф түгел. Димәк, нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була, театр яшәячәк!



Источник информации: Диләрә Батршина Фото: http://www.kamalteatr.ru