29 ноября 2012
Руслар да татар телен теләп өйрәнә

“Без үзебез руслар. Шулай да республикабызның дәүләт телләренең берсе булган татар телен теләп өйрәнебез, Әле менә белемнәребез буенча көч сынашырга да форсат чыкты”, - ди бер төркем студентлар. Алар – КФУның Филология һәм сәнгать институтында узган  рус теллеләр өчен татар теленнән V республика вузара олимпиадада катнашучылар. Быел әлеге чарада республикабызның 6 югары уку йортыннан 60 ка якын студент катнашты.

Олимпиада үткәрү идеясе авторы һәм аңа моннан 5 ел элек Казан дәүләт университетында нигез салган профессор, хәзер КФУның Филология һәм сәнгать институтында тәрҗемә белеме һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире Әлфия Йосыпова билгеләп узганча, бу әле әлләни зур сан түгел. “Әмма татар теле белән кызыксынучылар бар һәм аларның саны елдан-ел арта . Карагыз, әнә узган ел безнең институтта оештырылган татар телен өйрәнү курсларына меңгә якын кеше йөрде. Аларның күбесе татар телендә бөтенләй аралашмаганнар. Теләге һәм тел өйрәнүнең әһәмиятен аңлаган киңкарашлы кеше теләсә кайсы телне тиз үзләштерә. Олимпиадада катнашучы студентларга да татар телен укуны көчләп такмаганнар бит. Димәк, алар үз белгечлекләре буенча эшләгәндә бу телнең киләчәктә барыбер кирәк буласын аңлаганнар. Безнең максатыбыз – үз илен, үз республикасын, анда яшәүче халыкларны хөрмәт иткән рус һәм башка милләтләрдә татар теленә мәхәббәт тәрбияләү,  татар теле буенча белемнәрен сынау”, - ди Әлфия Шәүкәт кызы.

Рус теллеләр өчен татар теленнән V республика вузара олимпиада ике турда – телдән һәм язмача үтте. Оештыручылар һәм конкурста катнашучылар фикеренчә, биремнәр җиңелләрдән түгел. Әмма алар кызыклы һәм мавыктыргыч итеп әзерләнгән. Татар телендәге табышмаклар, әйтемнәр белән бәйле биремнәр, үзең белән булган ниндидер очракны телдән тасвирлап бирү, лексик, грамматик эшләр, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү – болар барысы да студентларның татар теле буенча белем күнекмәләрен тикшерүгә юнәлдерелгән. Быелгы чараның тагын бер үзенчәлеге – анда бу юлы чит илләрдән килеп Татарстан вузларында белем алучы студентлар да катнашты. Ә инде нәтиҗәләргә килгәндә, олимпиадада иң югары 85 баллны Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студенты Васильева Кристина җыя алды. Казан фәнни-тикшеренү техник университеты (КАИ) студенты Егорова Юлиянеке 80 балл.Казан (Идел буе) федераль университеты студенты Лобова Анастасия исә 79 балл туплауга ирешә.Казан фәнни-тикшеренү техник университетыннан (КАИ) Осипова Ольга исәбендә 77 балл. Казан (Идел буе) федераль университетыннан Оглезнева Александра һәм Щербенина Таисия 72 балл җыйды. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты студенты Седова Анна һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студенты Федорова Ирина исәбендә 71 шәр балл.

Рус теллеләр өчен татар теленнән V республика вузара олимпиада жюри рәисе, КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов белдергәнчә, призерлар 21 февраль -  Халыкара туган теле көнендә, шул уңайдан оештырыласы чаралар барышында бүләкләнәчәк. “Республикада балалар бакчасыннан алып һәм ниһаять  югары уку йортларында да татар телен укыту кабат җайга салыныр, шул исәптән олимпиадаларда да катнашучылар саны да артыр дип ышанам. Моның өчен бар мөмкинлекләр дә тудырыла. Бездә тел, әдәбият белән бәйле чараларның күбесе, мәсәлән Татарстан Министрлар Кабинеты ярдәме белән оештырыла. Шундый химая булганда, алга таба да югары уку йорты мондый чараларны киң җәелдерәчәк”, -ди Филология һәм сәнгать институты директоры.