18 февраля 2016
"Джалиль110"

Татарстан Халыкларының Яшьләр Ассамблеясы Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган “Джалиль110” марафонын оештырды. IT лицей егетләре дә читтә калмады. Мәҗитов Илназ, Гәлимҗанов Илдус һәм Кубышкин Родион Муса Җәлилнең “Вәхшәт”, “Бүреләр” һәм “To a friend” шигырьләрен видеога яздырып, конкурста катнаштылар. Һәм 15 февральгә  чакыру алдылар. Чара М.Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланып китте һәм ТРның Милли музеена күчте. Биредә тамашачылар, кунаклар шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре”н  карадылар, аның кызы Чулпан Җәлилова белән очраштылар. Шулай ук марафонның җинүчеләре шигырләрен сөйләделәр. Марафонда катнашкан укучыларга дипломнар һәм бүләкләр бирделәр. Афәрин, егетлэр!

Источник информации: Пресс-центр IT-лицея КФУ
Материал из раздела: Главная \ Образование \ IT-лицей КФУ