18 февраля 2016
Татар теле атналыгы

 “Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең

Эзсез сүнә диеп уйлама!

Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньда!”

(Муса Җәлил)

15 февральдә КФУның IT лицеенда татар теле атналыгы башланып китте. “Тәрәзә” төркеме егетләре укытучылары Кәлимуллина Лилия Йосыф кызы белән берлектә иртән укытучыларны татарча исәнләшеп, хәерле көннәр теләп каршы алдылар һәм “Мин татарча сөйләшәм”эмблемасын бүләк иттеләр.

Татар теле укытучылары  - Габдуллина Гөлнур Рөстәм кызы, Шәфигуллина Ләйсән Минзаки кызы һәм Митаева Лилия Фоат кызы – Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган күргәзмә оештырдылар. Радиодан укучылар аның шигырьләрен укыды. Актлар залында укучыларга “Приговоренные к бессмертию” дигән фильм күрсәтелде.

Атналык барышында диктант язу, 7-8нче сыйныф укучылары белән Муса Җәлилнең музей-квартирасына экскурсиягә бару, аның һәйкәленә чәчәкләр кую, конкурсларда катнашу кебек чаралар каралган.

21 февраль – Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү уңаеннан атналык концерт белән тәмамланаячак.

Источник информации: Пресс-центр IT-лицея КФУ
Материал из раздела: Главная \ Образование \ IT-лицей КФУ