15 февраля 2016
Без дә Флорид Әгъзәмов исемен беләбез һәм истә тотабыз!

Күптән түгел Тукай клубының тарихи залында Казан университеты журналистика факультетының беренче деканы, искиткеч кешелекле шәхес Флорид Әгъзәмов истәлегенә кичә уздырылды. Чарада Татарстан ГМЧ элитасы, Флорид Имамәхмәт улының күптәнге дуслары, хезмәттәшләре, шәкертләре катнашты. Алар хәтерләрендә нәкъ менә Флорид аганың сүзләре яки терәге хәлиткеч булган тормыш мизгелләрен искә алды. 
Быел аңа күп тә түгел, аз да түгел, 80 яшь тулган булыр иде. Кичә барышында аның шәхес буларак өстенлекләре дә, университет кешесе буларак эшчәнлеге дә, журналист буларак осталыгы да телгә алынды.
Әтисенең гомерен өзгән сугыштан соң Флорид Әгъзәмов гаилә башлыгы урынына кала. Кыска буйлы булуына карамастан, куркуны белмәс, максатчан Флорид ага тормышындагы һәм карьерасындагы биеклекләр алдында бер дә баш имәгән. Казан университетында журналистика факультетын булдырганда да үзен фәкать осталарча тоткан.
Гайрәтле теоретик һәм көчле гамәлче Питрәч районы газетасының гади хәбәрчесеннән танылган “Совет Татарстаны” республика газетасында баш мөхәррир урынбасарына кадәр юлны үткән. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр дә Флорид ага кулыннан каләмен төшермәгән. 
Хәтер кичәсендә күп кенә билгеле шәхесләр чыгыш ясады. Татарстанның Журналистлар шурасы рәисе, республиканың Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Әгъзәмовның укучысы Римма Ратникова, КФУның социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Ариф Межведилов, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты директоры Михаил Щелкунов, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, “Республика Татарстан” газетасының баш мөхәррире Александр Латышев, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназым Сәфәров һ.б. – алар барысы да Флорид Имамәхмәт улы хакында аерым бер ихтирам, мәдхия, соклану белән сүз тотты. 
Римма Ратникова деканның бик күп фәнни эшләре барлыгын ассызыклады: “Бу чарага әзерләнгәндә, архивтагы документларны барладык. Флорид аганың бөтен Советлар Союзы буйлап журналистикада кешелеклелек, интермилләтчелек турында хезмәтләре дөнья күргән. Ул темалар бүген дә бик актуаль”. Ләкин иптәшләре күндерүенә дә карамастан, Әгъзәмов докторлык диссертацисен якламаган. Бу карарында да коллегалары яхшылап уйланган стратегия һәм ниндидер бер протест күрә. “Һәр икенче кеше доктор исемен алган чорда Флорид абыйның исеме алар арасында югалып кала алмый иде”, - ди алар. 
Ратникова шулай ук коллегаларына Әгъзәмов яшәгән Чистай урамындагы йортта мемориаль такта урнаштыру инициативасын яклау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Флорид Имамәхмәт улын шәхсән белгән яшьрәк буын вәкилләре дә аның турында бары тик зур ихтирам белән генә искә ала. “11 сыйныфны бетереп, журналистика факультетына керү теләге белән университетка килгән елны бөтен өметләрем коелды да төште: бер балл җитмәү аркасында укырга керә алмый калдым, - дип хәтирәләрен барлый филология фәннәре кандидаты, доцент Ләйлә апа Сабирова. – Шунда Флорид абый үзенә чакырып: "Сеңлем, бирешмә, бу елны эшче факультетында укып, белемнәреңне арттыр, бер елдан соң безгә керерсең”, – диде. Ел буе балалар бакчасында эшләп, кич дәресләргә йөреп, янә Казан университетына юл тоттым. Бүгенге көндә мин университетта Флорид абый укыткан курсны алып барам. Аның лекцияләре һаман бик кирәкле, истә”.
Кичә ахырында Флорид Әгъзәмовның улы Азамат сүз тотты. Ул барлык килгәннәрне әтисе исемен хөрмәтләүләре өчен рәхмәтләде: “Бервакыт мин әтигә сорау бирдем: “Сине онытсалар, нишләрсең?”. Соравыма ул: “Нишлисең инде, тормышы шундый!” – дип җавап кайтарды. Ул үзен истән чыгаруларыннан курыкмады, бөтен укучыларын да әтиләрчә бик яратты. Әти гүр иясе булганга 10 ел үтте, әмма аның исеменә онытылырга бирмәүчеләр бүген дә бик күп. Аны истә тотучы, шулай зурлап хөрмәтләүчеләр булганда, аның исеме әле бик озак яшәячәк”.
Кичәдән соң башта бер генә уй: “Нигә без дә аның укучылары түгел?”. Шулай да, журналистика факультетының беренче деканы, мөгаллим, искиткеч кешелекле шәхеснең алыштыргысыз фәнни хезмәтләре безгә бүген дә укуда да, тәҗрибәдә дә зур ярдәмче. Без дә Флорид Әгъзәмов исемен беләбез һәм истә тотабыз!


Источник информации: Регина ШИҺАБЕТДИНОВА