07 февраля 2016
Мәскәүдә татар теле курсларын тәмамлаучылар сертификат алдылар

Үткән елның декабрь аенда Каюм Насыйри үзәгендә беренче төркемгә йөргән укучылар, А1 программасы буенча укуны тәмамлап, тестларны уңышлы эшләп тапшырдылар.

Сертификатларны 7 февральдә Казаннан килгән кунак Казан Федераль университеты Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучысы Ринат Латыпов тапшырды. Сертификат алган укучылар үзәк белән араны өзәргә уйламыйлар, А2 программасы буенча татар телен өйрәнүне дәвам итәчәкләр.

Бу елның февраль аеннан Каюм Насыйри үзәгендә яңа төркем дә үзенең дәресләрен башлап җибәрде. Башлангыч төркемгә йөрүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре бар. Алар А1 программасы буенча укыячаклар.

Мәскәүдә татар теле дәресенә йөрергә теләүчеләр бу сылтамадан теркәлә аларлар http://kpfu.ru/mostatkurs.html

07.02.2016 ел.                                                    

Источник информации: Методист Саитова Л.Ф.