23 ноября 2012
"Мизгел" бурычын үтәде

22 ноябрь көнне Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының «Мизгел» халык театры Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлап, аның «Саташу» спектаклен тәкъдим итте.

Сәхнәдәге күренешләр нәкъ тормышта була торган хәлләрне сурәтли. Ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт көннән-көн кискенләшә бара. Төп героиня Гүзәл дә тормыштагы иң газиз кешеләр арасында була торган илаһи хисләрне аяк астына салып таптый. Артистлар рольләрне шулкадәр бирелеп башкардылар, хәтта чынбарлык белән сәхнә тормышын аерып та булмады.

Татар филологиясе бүлеге студентлары өчен, әлеге әсәр яңалык түгел. Ләкин аны яшьтәшләрең һәм укытучыларыңның сәхнәдә уйнавын күрү бөтенләй башка хисләр уята. Шуңа күрә зал шыгрым тулы иде. «Мизгел»нең якын дусларына әйләнгән Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрының мөхтәрәм артислары бер премьерадан да читтә калмый. Бу юлы да Туфан ага Миңнуллиның тормыш иптәше Нәҗибә Ихсанова, кызы Әлфия Миңнуллина, Әзһар Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Ирек Баһманов, Дания Нуруллина кебек шәхесләребез бар иде. Спектакльгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Президиум әгъзасы, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, язучы Галимҗан Гыйльманов һәм уку йортыбызның хөрмәтле профессорлары, остазлары килгән иде.

Тамашачыларны һәм мөхтәрәм кунакларны сәламләп, Филолгия һәм сәнгать институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов артистларга шундый югары професииональ дәрәҗәдә уйнаулары өчен, рәхмәт сүзләре җиткерде һәм Нәҗибә Ихсанованы сәхнә түренә чакырды. Нәҗибә апа, үз чиратында, Туфан абый исеменнән теләк-тәкъдимнәрен әйтеп, яшь артистлар алдында баш иде. Спектакльнең режиссеры, театр җитәкчесе, төп рольләрнең берсен башкаручы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Марсель Җаббаров: «Туфан ага Миңнуллин алдындагы бурычымны үтәдем. Барыгызга да бик зур рәхмәт», – диде.

«Мизгел» театры артисларына киләчәктә дә зур уңышлар телибез һәм премьералар көтеп калабыз.