03 февраля 2016
Остазны сагынганда

Яраткан остазыбыз Флорид Әгъзамовны сагынган чакларда ул яратып җырлый торган мәгълүм җырның сүзләре еш искә төшә: ”Нишләргә соң?” – дигән сорау белән киләм синең рәсемең каршына...

Чынлап та, бүгенге авыр-болгавыр заманнарда “Нишләргә соң?” дигән сорау бик еш туа һәм шул сорауны без күңелдән генә булса да беренче укытучыбызга, яраткан остазларыбызга бирәбез. Алар исә үзләренең тормыш-көнкү­решләре, холык-фигыль һәм эш-гамәлләре белән ул сорауга инде җавапны әллә кайчан биреп куйган була. 
Ул зур дәүләт бүләкләре дә алмады, аның исеме зур мөнбәрләрдән дә артык мак­талмады, ул хәтта үзе­нең түгәрәк юбилеен да үт­кәрә алмыйча, арабыздан шактый иртә китеп барды. Гәрчә Татарстан журналис­ти­касының патриархла­рын­нан берсе булган Флорид ага Әгъ­за­мов исемен бүген дә, аның вафатыннан соң ун елдан артык вакыт узуына карамастан, бик күп­ләр олуг остаз, педагог һәм галим буларак яхшы хәтер­лидер.

Флорид Әгъзамов узган гасырның икенче яртысында безнең республикабыз өчен, алай гына да түгел, бөтен Идел буе, бигрәк тә милли татар журналистикасы өчен кадрлар әзерләү­нең, тәрбияләүнең башында торды. Ул канат куеп чыгарган шәкерт-журналист­лар кайларда гына эш­лә­ми?!

Татарстанның һәр районында, респуб­ликаның барлык матбугат органнарында, башка республика һәм өлкәләрдә, Мәскәүнең үзендә... Илнең төп басмасы “Российская газета”ның редакторы булып аның шә­керте Владислав Фронин эшләве дә күп нәрсә турында сөйли. Татарстандагы баш мөхәр­рирләрнең күп­челеге шулай ук Әгъзамов мәктәбен узган. Һәр укучысы Флорид аганың исемен, үз тормышында зур урын алып торган шәхес буларак, зур ихтирам һәм тирән мәхәббәт хисләре белән искә ала.

Флорид Әгъзамов кыюсыз гына университет бусагасын атлап кергән дистә­ләрчә татар баласының беренче булышчысы, ярым ятим нәүмизләрнең килеп сыеныр кешесе була белде. Аның әнә шундый киң кү­ңелле, олы җанлы гуманист шәхес булып формалашуы үз тормыш юлының си­кәлтәләре белән дә бәйле булгандыр.

Ул 1936 елда Башкортстандагы Чакмагыш райо­нының матур табигатьле Бикмәт авылында дөньяга килә. Шул гүзәл табигатьнең тәэсире булгангадыр инде, аңа кечкенәдән үк иҗат итү, язу җене кагыла. Тик авыр, бала-чага күтәрмәслек башка шөгыльләргә керешергә туры килә: “уфалла” белән урманнан утын, яланнан салам ташый, кирпеч суга, печән чаба, салам эскертли. Ул заман балаларына су­гыш­ның беренче көннәрен­нән үк фронтка китеп барган әтиләрен алыштырырга кирәк була. Шул китүдән Флоридның атасы әйләнеп кайтмый, кеп-кечкенә дүрт баласын ятим калдырып, яу кырында газиз башын сала.

Тормыш дигәнең әнә шулай кыйнап, шагыйрь Хә­сән Туфан әйтмешли, “еламаска өйрәтә” торган үги әти дә була ала икән. Хәер, бу кыйнауларның файдасы да булмый калмагандыр. Һәр нәрсәне фәкать тырышлык белән генә алырга кирәгенә Флорид шулай яшьли өйрәнә. Бу тырышлыгы аңа сугыштан соңгы авыр елларда, күршелә­рен­дәге Яңа Каты урта мәктәбен тәмамла­ганда көмеш медаль “бүләк итә”. Кечкенә яшьтән атаклы шагыйрь булырга хыялланган Флорид зур өметләр белән татар әдә­биятының Мәк­кәсе булган Казанга юл ала. Аны монда да тормышның авыр зын­җыры көтеп тора икән.

Университетның татар бү­легенә укырга кергән егет студентлар тормышы­ның ачлы-туклы бөтен михнәт­ләрен башыннан кичерә. Ни хикмәттер, күп авырлык­лар күргән ул узган гасыр­ның 50 нче еллар студентлары аң-белемне теш-тырнаклары белән тырышып алган. Укытучы остазлары да дөнья­ның ачысын-төчесен татыган, соңрак та­тарның атаклы галимнәре булган затлар шул. Болар – Якуб Агишев, Латыйф Җә­ләй, Хатыйп Госман, Ибра­һим Нуруллин, Диләрә Тумашева, Мирфатыйх Зә­киев... Алар­ның маягын алган буын вәкилләре, шул җөм­ләдән Флорид Әгъза­мов, төпкә җигелеп илне сөйрәүчеләр сафына басты. Флоридның студент кордашлары да тора-бара мил­ләт өчен игелекле хез­мәт­ләре белән абруй казанган шәхесләргә әве­релде. Һәм­мәсенең тәр­җе­мәи хәле бер төслерәк башланып киткән.

Университет дипломнары алган байтак егет-кызны – укуда аеруча өлгергән­нәр­не, ка­ләм тиб­рәт­кәннәрне газета-жур­нал­ларга эшкә җибәрә­ләр. Флорид Питрәч районына барып эләгә. Шул вакыттан башлап, Ф.Әгъза­мовның бө­тен гомере журналистика белән бәйле. Аның сәлә­тен, тырышлыгын күреп, тиздән “Социалистик Татарстан” газетасына эшкә чакырып алалар. Монда ул шактый еллар әдәбият һәм сәнгать бүле­ген җитәкли.

– Тормышның иң ис­тәлекле еллары булды алар, – дип искә ала иде Флорид ага. – Татар мәдәниятенең үзәгендә кайнарга туры килде бу чорда.
Чынлап та, яңа әдәби әсәрләргә, спектакльләргә язылган дистәләрчә рецензия, әдәбият-сәнгать әһел­ләребезгә багышланган очерк­лар, күренекле әдип­ләр, танылган актер һәм җырчылар, композитор һәм рәссамнар белән даими аралашулар рухи яктан искиткеч баеткан журналист Флорид Әгъзамов­ны. Соңрак, газетаның баш мөхәррире булып озак еллар эшләгән мәшһүр Шәмси Хамматовның урынбасары итеп билгеләнгәч тә, бөтен республика иҗтимагый тор­мышында актив катнашырга туры килә аңа.

Җитмешенче еллар башында язмышы кискен борылыш ясый. Партия өлкә комитетына чакырып, аңа Казан дәүләт университетында яңарак кына оешкан журналистика кафедрасын җитәкләргә тәкъдим итә­ләр. Заманы шундый, партия кушкач, бармый хәлең юк. Шулай итеп, Ф.Әгъ­замов Идел буе төбәге өчен журналист кадрлар әзер­ләүче үзәкне аякка бастыру һәм ныгыту эшенә керешә. Укы­туның формаларын төрлән­дерү, гыйльми эшне җан­ландыру, ре­дак­цияләр бе­лән элемтәне ныгыту, студентларны активлаштыру юнәлешендә зур көч куя. Кафедрага җитәкчелек итү белән бергә, универ­ситет­ның филология факультеты деканы итеп сайлана. Бу елларда Ф.И.Әгъзамов журналис­тика бүлеген факультет итү, татар журналистикасы кафедрасы ачу идеясен тормышка ашыра, факуль­тетның беренче деканы, кафедраның беренче мө­дире була.

Узган гасырның туксанынчы еллар уртасында Флорид Әгъзамов оештырып җибәргән татар журналистикасы кафедрасы милли кадрлар әзер­ләүдә, укытыла торган барлык курсларны татарчалаштыру, туган телебездә уку ярдәм­лекләре һәм программалары булдыру юнә­лешендә шактый эш башкарды, укытуның эчтәлеген заманча итүгә зур өлеш кертте, татар журналистикасы тарихын барлауга күп көч куйды, аерым алганда, Габдулла Тукай публицистикасын өйрәнде. Бөек классик иҗатының бу мө­һим тармагын киң җәмә­гать­челеккә таныту җәһә­теннән 1986 елда аның “Тукай – журналист” дигән саллы монографиясе, дис­тә­­ләгән мәкалә­ләре дөнья күрде.

Журналистикада гуманизм мәсьә­ләләрен өй­рә­нүгә багышланган фәнни хезмәтләре аша ул элеккеге Советлар Союзының төрле почмакларындагы журналистлар әзерләү үзәк­лә­рендә билгеле га­лим­гә әве­релде Ф.Әгъза­мов берсен­нән-бер­се җит­ди эчтәлекле җи­де монография, йөзләр­чә фәнни мәкалә авторы булып танылды. Чирек гасыр буе татарча стена календарьларын чыгаруда катнашты. Тәрҗемә өлкәсен­дәге нә­ти­җәле хезмәтләре өчен республика журна­лист­ла­рының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләгенә лаек булды. Тынгысыз туксанын­чы елларда үткен каләме белән танылган фельетончыга да әйләнеп куйды ул. Студентлар газетасы буларак үзе тарафыннан оештырылган “Мәгърифәт” газетасында бүлек мөдире булып эшләде, аннары “Татарстан” журналы хез­мәт­кәре, редколлегия коллегиясе әгъзасы буларак әлеге басмаларны үстерүгә үзен­нән зур өлеш кертте.

Флорид ага студент­ларның якын киңәшчесе, дусты була белде. Кирәк вакытта кырыс сүзен әйтте, ләкин күбрәк җылы мөнә­сәбәте, конкрет эше белән ярдәмгә ашыга иде. Хәте­ремдә, университетны тә­мам­лагач, ул мине үз кабинетына чакырып кертте дә:

– Беләм, яхшы укыдың, аспирантурага керергә ни­ят­лисең икән, – дип, турыдан ярып салды.
– Әйе, – диюдән башка чарам калмады. 
– Ашыкма, бераз тормышны өйрән, фәнгә практик әзерлекле, өлгергән ке­шеләр килергә тиеш, – диде ул коры гына. Аннары, елмаеп,  дәвам итте:
– Мин сиңа эш табып куйдым инде. Иртәгә теле­радиокомитетның кадрлар бүлегенә барырсың...

Минем тормышымда хәлиткеч роль уйнаган вакыйга булды бу. Флорид Әгъзамов журналистика бү­легендә укытачак яшь­ләр­не әнә шулай башта практика белән коралландыра, тормыш мәктәбе уз­дырып сыный иде. “Без уйнаучы тренер булырга, иҗат­чыларны укытырга алынганбыз икән – үзебез дә журналистика белән көн­дәлек шөгыльләнергә тиешбез”, – дип һәрчак ки­сәтеп торды. Остазы­быз­ның бу принцибын универ­ситетның журналистика бү­легендә эшләүчеләр бүген дә истә тота.

Татарда очерк жан­рының үсешенә багышланган гаять тә кызыклы китабына Флорид Әгъзамов “Үзәктә – кеше” дип исем куйган иде. Моның белән ул жур­налистикабызның үзә­гендә кеше, шәхес торырга тиешлеген ассызыклады. Журналистикада гуманизм проблемаларын өйрәнүгә багышланган гыйльми хез­мәт­ләрендә дә шул фикерне алга сөрде. Үзенең тормышы, яшәү рәвеше белән дә сөекле остазыбыз кешелеклелек дигән бөек принципка тугры булды. Булачак каләм ияләрен беренче чиратта үзенең шәхси үрнәге, сирәк очрый торган киң күңел­лелек, кешелеклелек сыйфатлары белән тәрбия­ләгән бу олпат затның исеме, һичшиксез, Татарстан журналистикасы тарихына алтын хәрефләр белән инде язып куелды!

Васил Гарифуллин, КФУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 14, 02.02.2016/)

Источник информации: Васил Гарифуллин