18 ноября 2012
Акчарлаклар очышы

Каләм тибрәтергә яратучылар гадәттә кызыксынучан булалар. Уйлап карагыз, иртә таңда кошлар сайрауларын тыңлап, кичен кояш батканына әсирләнеп әсәр иҗат иткән кеше кайдан да яңалык эзли, тынгысыз күңеленә җан азыгын таба...Шундый кызыксынучан булуым мине яшь каләм тибрәтүчеләр өчен үткәрелә торган “Иделем акчарлагы” конкурсына алып килде. Быел Идел яшьләр үзәгендә үткән шушы бәйгедән канатланып, язган әсәрләремә киңәшләр, фикерләр ишетеп, канатланып кайттым.

Бәйге дип әйтеп тә булмый, шигырь язу бит ул ат чабышы түгел. Аны “акчарлаклар” үзара иҗат мәктәбе дип атады. Таныш булмаганнар өчен язып үтәм: “Иделем акчарлагы” конкурсы и этапта уза. Беренче этапта әсәрләреңне туплап жюри кулына тапшырасың.Әсәрләр тикшерелә, урыннар билгеләнә. Икенче этапта исә каләм әһелләре белән очрашулар, мастер класслар, иҗат җимешләренә бәяләрне күреп була. Шәхсән минемчә, иҗат кешесе өчен бик күңелле мөһит.

Конкурсның йомгаклау этабы 3 көн барды. Беренче көнне каләм тибрәтүчеләр Татарстан Республикасы Язучылар берлегенә экскурсиягә бардык. Яшь каләм әһелләренең китаплары ничек туа? Китап укучылар кулына күчәр алдыннан нинди юллар уза? Әнә шул сорауларга җавапны биредә таптык. Син нинди холыкка ия? Начар гадәтләрдән ничек арынырга? Эгоист кеше үзгәрә аламы? Бу сорауларга җавап көннең икече яртысында үткәрелгән психологик тренингларда чагылыш тапты. Конкурс күптәннән үткәреп килә. Хәзерге күп язучылар, шагыйрьләр монда тәүге чирканчыкларын алганнар. “Иҗат дулкынында” очрашуы исә безне Алдагы елларда гран-при ияләре Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев Һәм Айгөл Абдрахманова белән очраштырды, алар безгә үз киңәшләрен бирде, иҗат җимешләре белән уртаклашты. Беренче көннең иң күңелле вакыйгаларының берсе “Күк капусы ачылганда” дип аталган татарча фильм карау булды. Күренекле шәхесебез Габдулла Тукайның тормышын чагылдырган бу фильм күңелебездә озак сакланыр. Көн азагында барыбызда бергә җыелып утырып, яшел шәмчекне кабзып танышу, фикерләр уртаклашу белән тәмамланды.

Әле ятарга да өлгермәдек, күз ачып йомганчсы инде радиодан төшке ашка чакыру ишетелде. Гомумән бу конкурста бер генә ел катнашуым түгел, шуңа да монда төннәр кыска була дип әйтиә алам. Төшке аштан соң оештыру комитеты әгъзасы Булат Ибраһимов “Татар әдәбиятындңа постмодернизм һәм модернизм күренешләре” темасына лекция укыды. Әлеге мохит өчен бик кызыклы булды бу чыгыш. Кечкенәдән, әле безнең әтиләребезгә “әкиятче бабай” буларак таныш булган Рабит Батулла белән дә очраштырды бу көн. Рабит абый белән очрашу бик җанлы булды, үзенең мавыктыргыч сөйләме белән барыбызга да ошады. Истәлеккә үзенең китапларын, нәниләр өчен әкиятләре тупланган дискын бүләк итте.  Гомумән, күп күренекле шәхесләр белән очраштырды безне “Иделем акчарлагы”ның бу көне. Алар арасында Татарстанның халык шагыйре, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, язучы Зәки Зәйнуллин бар иде. Каләмчеләр иҗат әһелләреннән үрнәк алып, үзләренә күп мәгълүмат туплаганнардыр дип ышанам. Шулай ук бу көн “Шигъри мизгелләр” дип исемләнгән сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесендә катнаштырды, әдәби викторинада сорауларга җаваплар эзләде. Көн ахыры исә “ “Ну погоди” мультфильмы цензура аша узмады, татар әдәбиятының кайсы әсәре шул язмышка дучар булыр икән?” дигән темага әдәби дискуссия белән тәмамланды.

Шат елмаюга яшеренгән борчылу, дулкынлану хисләре, шушы көннәрдә инде якын булган дуслар белән аерылышырга теләмәү хисе... Бу “Иделем акчарлагының” соңгы, йомгаклау көне. Катнашучылар биш дистәгә якын булганга күрә аларның әсәрләрен бер мастер-класста гына анализлап булмый. Шуңа бу көнне дә жюри составында булган Илсөяр Иксанова, Ләбиб Лерон, Әлфәт Закирҗанов, Марат Закир, Газинур Морат тарафыннан әсәрләр анализланды, тиешле киңәшләр бирелде. Драма әсәрләре буенча катнашучылар сирәк иде. Шулай да драматург Мансур Гыйләҗев белән очрашу, алдагы елларда бу жанрга мәхәббәтне арттырыр, катнашучылар сафын күбәйтер дип ышанам. Көннең икенче яртысы-иң дулкынландырган мизгелләр. Жюри рәисләре тарафыннан урыннар билгеләнеп дипломнар тапшырылды, бүләкләр бирелде. Күтәренке кәефләр белән Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында Т. Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” дип исемләнгән спектаклен карадык. Кич исә күңелле уеннар һәм яшел шәмчек белән тәмамланды.

Яшь каләм ияләре. Үз әсәрләрегезгә профессиональ киңәшләр иешетеп, камиллеккә зур, ышанычлы адымнар белән якынаерга теләсәгез, “Иделем акчарлагы”нда катнашыгыз. Мин исә моннан яңа дуслар, тулып ташкан хис тойгылар һәм проза номинациясендә икенче урын белән кайтып киттем. Барлык оештыручыларга рәхмәт белдерәсем килә.

 



Источник информации: Алсу Нургатина 2 курс. Фото:http://images.yandex.ru