18 ноября 2012
"Аерылмагыз, аерылмагыз..."

Көнем гадәттәгечә башланым китте... Укудан кайтып барганда, кафега кереп, чәй эчәргә булдым. Мин утырган өстәл артына  бер ир үзенең баласы белән килеп утырды да, минем белән сөйләшергә тотынды. “Кая укыйсын, кая яшисең?”... Мин, әлбәттә, бу ирне әллә кемгә санамадым, гадәти генә сөйләштем. Берзаман, ул миңа үзенең “авыр тормышы” турында сөйләргә тотынды. Имеш, ул хатыны белән 2 атна элек  аерылган, ашарга пешерүче, өйне җыештыручы юк... “Безне улым белән аласыңмы үзеңә, хатыным буласыңмы?” дип сорады. Минем йөрәгем “дерт” итеп куйды. Көлеп булса бер хәл, җитди сөйләшә бит! Баласы алдында оялса иде, ичмасам! Мин тизрәк әйберләремне алып, чыгып киттем. Яшь кызлар ауларга чыккан, димәк...

Иртә гаилә корып яши башлаган, күп тә вакыт үтми,  аерылышырга карар кылган гаиләләр  бик күп хәзерге заманда.

 Гаилә таркалуның  6 төп сәбәбен аерып күрсәтәләр:

1)               Ашыгып  өйләнешү

2)               Хыянәт итү

3)               Бер-береңне сексуаль яктан канәгатьләндермәү

4)               Характерларның туры килмәве

5)               Психологик һәм практик яктан гаилә тормышына әзер улмау; яраткан кешеңә ошанычны югалту

6)               Эчкечелек

Белгечләр фикеренчә, хәзер һәр икенче гаилә таркала. 10 ел элек һәр өченче гаилә аерылышкан.  Аерылышучылар саны бер ярым тапкырга арткан дигән сүз... Ә бит бу күпме  яраланган йөрәк, күпме бер гаепсез газапланган бәхетсез балалар... Алар  әти-әниләрен бертигез ярата,  ләкин икесенең берсе белән генә калу мөмкинлеге бар... Кайбер әти-әниләр, аерылышкач та, башка хатынга( иргә) өйләнә. Ә балага үги әти-әни кирәк түгел! Бу авыр чорлар баланың психологиясенә тискәре йогынты ясый. Үз чиратында, аерылышу хатын белән иргә дә начар  тәэсир итә: аерылышканнар уртача алганда 2 тапкырга ешрак авырый. Инфарктның иң беренче сәбәбе булып  гаилә таркалуы тора.

Аерылышканнан соң хатын-кыз  алдында ике юл ачыла: ялгызлыкта яшәү яисә икенче гаилә кору. Кайбер кешеләр өчен  беренче юл иң оптималь кебек тыела: эштән кайтасың, өйдә тыныч, рәхәт... Телисең икән, өйдә утыр, кинога бар, кибеткә чыгып кер. Беркем белән дә әлеге мәсьәләне чишәсе юк...

Гаилә сөргененнән туйган хатын-кызларның  ирек хисе алга сөрә. Күпмедер вакыт үткәннән соң, икенче тапкыр  гаилә кору турында уйлана башлыйлар. Ләкин шул ук вакытта шикләнүләр барлыкка килә: яхшы ирне таба алырмынмы, яңа әтине  бала кабул итәрме һ.б.?

Ә ирләр исә аерылышуны башка төрлерәк кабул итә: алар өчен, иң мөһиме, бала әти-әнисен ничек кабул итәр? Үз әтиләрен балаларга  кем алмаштырыр? Әлеге хисләрне бик күп ирләр кичерә. Шулай ук аларны кеше  фикере дә борчый.

Картлык көннәренә кадәр бергә гомер кичергән гаиләләр дә шактый бит безнең арабызда. Берәр нинди бәхәс чыгу белән аерылышырга карар кылган гаиләләрне әнә шундый кешеләр белән күрештереп  сөйләштерәсе иде...

 

 



Источник информации: Лейсан Гималетдинова